Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан бакчачыларын йөзем җимеше үстерү серләренә өйрәтәчәкләр

Казанда 10 ноябрьдән Яшь йөзем үстерүче мәктәбе эшли башлый. Аны Казан дәүләт аграр университеты «Казанская лоза» йөзем җимеше үстерүчеләр клубы белән бергә оештырган. 25 сотый бакча кишәрлегендә 100...

Казанда 10 ноябрьдән Яшь йөзем үстерүче мәктәбе эшли башлый. Аны Казан дәүләт аграр университеты «Казанская лоза» йөзем җимеше үстерүчеләр клубы белән бергә оештырган. 25 сотый бакча кишәрлегендә 100 төрле йөзем  үстерүче Александр Зверев тәҗрибә уртаклашачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Татарстан бакчачыларын йөзем җимеше үстерү серләренә өйрәтәчәкләр
 
Безнең төбәк өчен гадәти булмаган бу культураны үстерү белән Александр Зверев 40 елга якын инде шөгыльләнә. Тәҗрибәле бакчачының 100 сорты да вакытында татлы һәм тәмле булып өлгерә, ә тәлгәштәге җимешләре 32 граммга кадәр җитә, һәркайсының тәме үзенчә уникаль - мускат, шалфей, җир җиләге тәмнәре килә.
«Татлы булмаган йөзем юк ул. Әгәр ул татлы түгел икән, моңа без үзебез гаепле, димәк, аны тиешенчә карамыйбыз. Моның бернинди сере юк. Йөземне үстерүгә җитди карарга кирәк, аның барлык үзенчәлекләрен өйрәнергә һәм һәр агачларны даими кайгыртып торырга кирәк», - дип сөйли ул.
«Әгәр яшь сабак башта тамыр биреп, аннары аның яфраклары чыкса, бу агач нык була. Ә менә башта яфракка китсә, ул яшәмәячәк, - дип сөйли Александр Зверев, - ботактагы барлык туклыклы матдәләр яфракка китеп бара, ә тамырга инде көче калмый». Ә менә башта ничек аны тамырга җибәрергә - бу инде үзе бер фән.
Александр Зверев үзенең тәҗрибәсен һәм белемен укуларда һәркем белән уртаклашырга әзер. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге культура белән барлык кызыксынучыларны түбәндәге адрес буенча Яшь йөзем үстерүчеләр мәктәбенә чакыра: Казан шәһәре, Ферма-2 ур., 53 йорт. Укулар 10 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә башлана, диелә хәбәрдә.

Фото: agro.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/31/196252/

Комментарийлар