Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан артистлары “Филантроп” халыкара премиясе лауреатлары булган

19-22 май көннәрендә Мәскәүдә 9 нчы тапкыр “Филантроп” халыкара премиясен тапшыру тантанасы булачак. Ул физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә...

19-22 май көннәрендә Мәскәүдә 9 нчы тапкыр “Филантроп” халыкара премиясен тапшыру тантанасы булачак. Ул физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә.
news1424055562
“Филантроп” сайты мәгълүматлары буенча, фестивальдә катнашырга теләүчеләрдән Россиянең 64 төбәгеннән һәм 7 чит илдән 700 ләп заявка килгән. СССРның халык артисты Иосиф Кобзон рәислегендәге жюри алар арасыннан 47 лауреат һәм 36 дипломантны билгеләгән. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан вәкилләре дә бар. Чистайдан Валентина Солдатова һәм Казаннан “НеЗаМи” ВИА төркеме җитәкчесе Дмитрий Бикчәнтәев лауреат исеменә лаек дип табылганнар. Моннан тыш, Яр Чаллыдан Людмила Ткачук фестивальдә дипломант булган.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар