Логотип «Мәйдан» журналы

Татарларның туган як тарихын өйрәнүчеләре берләшә

Быел көз Татарстанда Бөтенроссия туган як тарихын өйрәнүчеләр съезды узачак. Аның нәтиҗәсе буларак, Бөтентатар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте төзеләчәк. Әлеге иҗтимагый оешма Бөтендөнья татар конгрес...


Быел көз Татарстанда Бөтенроссия туган як тарихын өйрәнүчеләр съезды узачак. Аның нәтиҗәсе буларак, Бөтентатар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте төзеләчәк. Әлеге иҗтимагый оешма Бөтендөнья татар конгрессы карамагында эшләячәк. Бу мөһим чарага әзерлек максатыннан Казанда республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены үткәрелде.



9ff98d34d2949b0b28ef57058fd70370_L
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган як тарихын өйрәнү белән шөгыльләнүче татарларны барлауга һәм берләштерүгә алынуы, беренчедән, ул хәрәкәтнең елдан-ел киңрәк колач җәя баруы, ә инде, икенчедән, аларның китап итеп басылучы хезмәтләренең сыйфатын үстерү теләге белән бәйле. Шуңа күрә туган як тарихын өйрәнүчеләр һәм фәнни институтларда эшләүче галимнәр арасында элемтәләр урнаштыру бурычы куела. Алга таба туган якны өйрәнүчеләрнең хезмәтләрен татар тарихына кагылышлы фундаменталь фәнни эшләр язганда һәм мәктәпләрдә, яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак кулланылышын арттыру ниятләнә.
Мәгълүм булганча, ТФАның Тарих институтында Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче татарларның торак пунктлары тарихын өйрәнү үзәге эшләп килә. Галимнәр татар авылларына багышланган күптомлыкка тотынды. ТФАның Энциклопедия һәм төбәк тарихын өйрәнү институты да татар торак пунктлары турында 3 томлы энциклопедик басма өстендә эш башлады. Быел аның беренче томы дөнья күрер дип көтелә. Шунлыктан бүген галимнәргә туган як тарихын өйрәнүчеләр туплаган мәгълүматларны җентекләп күздән кичерү таләп ителә. Мәсәлән: «Еш кына андый китаплар бик аз тиражда чыга, Казанга килеп тә җитми, хәтта кайвакыт район хакимиятләрендә дә алар хакында берни белмиләр», - дип зарлана Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты бүлек мөдире Лариса Айнетдинова.
«Казан» милли-мәдәни үзәгендә оештырылган республикакүләм туган як тарихын өйрәнүчеләр җыенында Татарстан районнарыннан 150 делегат катнашты. Шунда ук туган як тарихын өйрәнүчеләр язган, берсеннән-берсе затлы итеп эшләнгән 500ләп китап күргәзмәсе белән танышып булды. Җыенда туган якны өйрәнүчеләр алдында күренекле галимнәр чыгыш ясады. Тарих институты җитәкчесе урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов ассызыклаганча, туган якны өйрәнүчеләрнең хезмәтләре бөтен Россия һәм Татарстан татарларының казанышы булырга тиеш. ТФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, төбәкне өйрәнү - ул үткәндә булган тарихи фактларны эзләү генә түгел, ә халыкның көнкүрешен, табигать шартларын, фольклорын, әдәбиятын өйрәнү һәм туплау да. «Бу катлаулы һәм киң кырлы эш һәвәскәрләр дәрәҗәсендә генә булырга тиеш түгел», - дип, ул туган якны өйрәнүчеләрне галимнәр белән тыгыз хезмәттәшлеккә чакырды.
Күптән түгел Тарих институтының Татаровед.рф сайтында «Википедия» форматында татар авыллары һәм шәһәрләре тарихына багышланган сәхифә ачылды. Вики.татаровед.рф адресы буенча кереп, хәзер һәркем Россия һәм Татарстандагы татар торак пунктлары тарихына кагылышлы үзе белгән мәгълүматларны язып калдыра ала. Шушы ук сәхифәдә галимнәр туган як тарихын язарга өйрәтүче методик тәкъдимнәр урнаштырган.
Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүгенге көндә 300ләп кеше туган як тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә, Россия күләмендә бу сан, әлбәттә, тагын да зуррак. Узган ел азагында Казанда үткәрелгән Бөтенроссия туган як тарихын өйрәнүчеләр җыены моны яхшы дәлилләде. «Илебездә 4300 татар авылы яшәп тора, ә күпмесе юкка чыккан: аларның барысын да өйрәнергә кирәк. Татарстандагы авыллар тарихын өйрәнгәндә, татар гына түгел, бөтен милләтләрнең авыллары тарихын да язу мәҗбүри. Торак пунктларның тарихын белү - кемнәр монда җирле халык, кемнәрнең соңрак килеп утыруын ачыктан-ачык күрсәтәчәк», - ди Дамир Исхаков.
Быел октябрь аенда оештырылачак Бөтентатар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенә татарлардан тыш, татар авыллары тарихын тикшерүче башка милләт вәкилләре дә керер дип планлаштырыла. Шулай ук туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең кварталга бер тапкыр татар һәм рус телләрендә «Туган як» дип исемләнгән журналын нәшер итү ниятләнелә.



Лилия ГАДЕЛШИНА

http://intertat.ru/tt

Комментарийлар