Логотип «Мәйдан» журналы

Татарлар өчен мобиль кушымта барлыкка килде

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, Интернетта татарлар өчен "TatApp" дип аталган беренче мобиль платформа барлыкка килде. Ул тиздән барлык смартфоннарда таралыр дип көтелә."Проект татар милләтен глобаль пл...

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, Интернетта татарлар өчен "TatApp" дип аталган беренче мобиль платформа барлыкка килде. Ул тиздән барлык смартфоннарда таралыр дип көтелә.
1533550405_0118
"Проект татар милләтен глобаль платформада берләштерүне, татарлар өчен мәгълүмати кыр булдыруны, тарихи, рухи, әхлакый байлыкларга кайтып, татар эшлеклеләрен һәм компанияләрен биеклеккә күтәрүне максат итеп куя", - ди платформаны уйлап табучы Илдар Фәйзуллин.
Уйлап табучы, “TatApp” - татарлар өчен беренче мобиль кушымта, дип белдерә. "Аның ярдәмендә күп кенә файдалы мәгълүмат табарга мөмкин, товар һәм хезмәтләр өлкәсендә махсус тәкъдимнәр алырга, кызыклы эш табарга, шәһәрдә озакламый үтәчәк милли чаралар турында белергә, татарлар белән танышырга һәм аралашырга була”, - ди ул.
Кушымтаның төп сервислары игълан, танышу, маркет, эш эзләү һәм онлайн-радио булачак.
Уйлап табучы сүзләре буенча, әлеге проектны тулысынча гамәлгә ашыру өчен ярдәм кирәк булачак. “TatApp” беренче мобиль платформасының тематик бүлекләрен алып бару һәм актуальләштерү өчен контент-менеджерлар, сервисларга, кушымтага партнер-инвесторлар кирәк. Реклама һәм әйләнешнең үсеше исәбеннән инвестицияләрнең аклануы мөһим”, - диде ул.
Кушымтаны http://apps.tatar сылтамасы аша урнаштырырга мөмкин булачак.
Фото: ( "Татар-информ" сайтыннан)

Комментарийлар