Логотип «Мәйдан» журналы

«Татарча диктант»та Ә.Еникиның «Җиз кыңгырау» әсәреннән өзек укыячаклар

29 октябрьдә татар теленнән белемне тикшерү өчен «Татарча диктант» Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Казахстан (Павлодар), Кыргызстанда (Бишкәк) узачак. Бу хак...

29 октябрьдә татар теленнән белемне тикшерү өчен «Татарча диктант» Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Казахстан (Павлодар), Кыргызстанда (Бишкәк) узачак. Бу хакта чараның инициаторы — Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.
5253
Акция дөрес язуга, әдәби татар телен белүгә, орфография һәм грамматик хаталарны тикшерүгә кызыксынуны уятуга юнәлдерелгән.
Акция Татарстанның барлык шәһәрләрендә, Россия шәһәрләрендә, Казахстанда һәм Кыргызстанда бер үк вакытта 11 сәгатьтә башлана. Катнашучылар Әмирхан Еникиның «Җиз кыңгырау» әсәреннән өзек язачак. Аларның грамоталыгын филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Диктант текстын атказанган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, язучылар һәм алып баручылар укыячак.
Казанда «Татарча диктант» Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара комммуникацияләр институтында узачак. Диктант текстын Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театр актеры Фәнис Җиһаншин укыячак.

Комментарийлар