"Татарча диктант"та булачак әсәрләр исемлеге билгеле
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова “Татар-информ”да үткән матбугат конфере...
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә “Татарча диктант – 2019” акциясендә язылачак әсәрләрне атады.
“Без быел Фәүзия апаны сайладык. Фәүзия Бәйрәмованың “Болын” әсәре. Ул безнең танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстан өчен Фәүзия апаның “Болын” әсәре, Россия төбәкләре һәм чит илләр өчен бераз җайлырак текст сайлап киләбез. Анысы Газиз Мөхәммәтшин “Саумысыз, аккошлар” әсәре булачак”, - диде Ленария Мөслимова.
Аның әйтүенчә, Казанда татарча диктант язуның төп мәйданчыгы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында булачак. “Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе 19 октябрь көнне бөтен дөнья буенча узачак.

- Татарча диктант 2016 елдан бирле үткәрелә. 2018 елны акциядә 28 ил, Россиянең 40тан артык төбәге, барлык Татарстан районнары һәм Казан шәһәреннән барлыгы 15 000 кеше катнашкан.
Комментарийлар