Реклама
Татар яшьләре көннәрен рәсми ачу тантанасы узды
12 июль көнне Лаеш районындагы “Идел” яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәрен рәсми ачу тантанасы уздырылды.Тантанада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Татар федераль м...
12 июль көнне Лаеш районындагы “Идел” яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәрен рәсми ачу тантанасы уздырылды.
Тантанада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова, “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина һ.б.лар катнашты.
Фото: http://tat.tatar-inform.ru
Иң элек чара кунакларын социаль челтәрләрдә шактый популярлык казанган 3 яшьлек Арслан Сибгатуллин сәламләде. Ул Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен сәнгатьле сөйләп шаккаттырды.
Рөстәм Гарифуллин Татарстанга ерак араларны якын итеп килгән делегатларга рәхмәт әйтте. Ул чара кысаларында оештырылган мастер-классларның алар өчен файдага булачагына өмет белдерде. “Бу белемнәрне сеңдереп, кайткач, яңа мәгълүмат белән төбәкләрегездәге башка яшьтәшләрегез белән дә уртаклашыгыз”, – дип киңәш итте. Тантанада Татарстаннан читтә яшәүче иң актив татар яшьләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Миләүшә Шәрәпова билгеләп үткәнчә, Татар яшьләре көннәре 26 ел дәвамында актив татар яшьләренең аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып хезмәт итә. Чараның төп нәтиҗәсе – Россия төбәкләрендә милли юнәлешле проектларның даими гамәлгә ашырылуы.
Ләйсән Сафина әйтүенчә, туган телне белмәү – татар яшьләренең иң зур проблемаларыннан берсе. Шуңа аларга телне өйрәтү юнәлешендә дә эш алып барыла. Яшьләр үзләре дә балаларны милли рухта тәрбияләүгә өлеш кертә. Әйтик, соңгы елларда алар тырышлыгы белән төбәкләрдә Татар балалары лидерлары мәктәпләре оештырыла башлаган.
“Татар яшьләре җыр-биюгә, уен-көлкегә, күңел ачуга корылган проектлар белән генә шөгыльләнә дип әйтүчеләр бар. Бу алай түгел. Аларны сәясәт тә, фән һәм мәгариф тә, башка өлкәләр дә кызыксындыра. Чит төбәктәге яшьләр Татарстанга йөз тотып эшли, шуңа алар бездәге сәяси вакыйгаларга бик сизгер”, – дип сөйли “Идел” яшьләр үзәге директоры.
Чарада Татар яшьләре көннәре әләмен күтәрделәр. Бу хокук “Идел” яшьләр үзәге уздыра торган чараларда актив катнашкан Марий Эл егете Денис Садыйковка бирелде.
Тантана Илгәрәй, Рамил Закиров һәм делегатларның чыгышлары белән үрелеп барды. Чара ахырында кунаклар күмәкләшеп фотога төште, татар халкының милли сые чәк-чәк белән чәй эчте.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Комментарийлар