“Татар халкының этнографик мозаикасы” фотоконкурсы үткәрелә
ТР Мәдәният министрлыгы “Татар халкының этнографик мозаикасы” фотоконкурсы үткәрә. Анда катнашыр өчен анкета-гариза һәм фотолар 1 сентябрьгә кадәр РФ территориясендә яшәүче 18 яше тулганнардан кабул и...
ТР Мәдәният министрлыгы “Татар халкының этнографик мозаикасы” фотоконкурсы үткәрә. Анда катнашыр өчен анкета-гариза һәм фотолар 1 сентябрьгә кадәр РФ территориясендә яшәүче 18 яше тулганнардан кабул ителә.
![9oFKYRiMkYE](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/05/9oFKYRiMkYE.jpg)
Бәйге “Татар халкының милли бердәйлеген саклау” дәүләт программасы кысаларында оештырыла һәм милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне популярлаштыруга юнәлтелә. Конкурсның төп максаты – татар халкының мәдәни мирасын үстерү, саклау һәм популярлаштыруда фотографиянең әһәмиятен һәм өлешен арттыру.
Фотолар 3 номинация буенча кабул ителә: “Халык кул эшләре сәнгате”, “Традицияләр һәм йолалар”, “Портрет”. Аларны Ilnaz.Gazizov@tatar.ru, R.Korchagina@tatar.ru электрон адресларына яки ТР Мәдәният министрлыгына (Казан ш., Пушкин ур., 66/33) юлларга мөмкин. Бәйгедә катнашучы һәр номинация буенча күп дигәндә 3 эш яки 5 фотодан торган серия тәкъдим итә ала.
Конкурска йомгак 1 октябрьгә кадәр ясала, диелә ТР Мәдәният министрлыгы матубгат хезмәте хәбәрендә.

Комментарийлар