Логотип «Мәйдан» журналы

Татар укытучысы турында Кытай журналистлары төшергән фильм тәкъдим ителде

26 гыйнварда Мәскәүнең "Халыклар дуслыгы" йортында Татар укытучысы турында Кытай журналистлары төшергән "В поисках Саинова" фильмы һәм "60 ел: бер Россия кешесенең Кытай тарихы" дигән китап тәкъдим ит...

26 гыйнварда Мәскәүнең "Халыклар дуслыгы" йортында Татар укытучысы турында Кытай журналистлары төшергән "В поисках Саинова" фильмы һәм "60 ел: бер Россия кешесенең Кытай тарихы" дигән китап тәкъдим ителде. Бу хакта "СИНЬХУА RUSSIAN.NEWS.CN Новости" сайты хәбәр итә.
1-1
Кытайның Сычуань провинциясендәге Чэнду шәһәрендә Әхмәт Саинов үз акчасына йорт төзегән һәм анда рус теле укыткан, кызыксынган кешеләргә үз халкының мәдәнияте турында сөйләгән.
Солтан-Гирт-Әхмәт Хөсәин улы Саиновның тамырларын ачыклау белән Кытайның рус телендә сөйләшүче журналистлары өч дистә ел дәвамында шөгыльләнә. Алар - Лю Юн һәм Сун Лисинь (әнисенең фамилиясе - Симакова) һәм Әхмәт Саиновның оныгы - Ша-Фэй Саинов.
Журналист тикшеренүләре узган гасырның 90 нчы елларында Сун Лисинь исемле журналист Чэнду шәһәре урамында очраклы рәвештә чиста рус телендә сөйләшүче ике тәгәрмәчле арба тартучыны (рикша) очраткач башланган. Ул 50 ел рус теле белән шөгыльләнүен, ә укытучысының Әхмәт Саинов булуын әйткән.
Әхмәт Саинов 1984 елда 91 яшьтә вафат булган. Ул үлеменә ике ел кала тормышы турындагы язманы тәмамлаган булган. Оныгы Ша-Фэй аның көндәлеген тапкан. Кытайда 70 ел яшәп, Россия белән элемтәсен югалтмаган Әхмәт Саинов турында телевидение документаль фильм төшерергә булган.
"Ул 70 ел Ватанын күрмәгән, әмма беркайчан да аның турында онытмаган. Бик сагынган. 1937 елда Кытайдагы сугыш аркасында, Россиядәге туганнары белән элемтәләрен югалтуына нык борчылган. Соңгы хыялы Оренбургка кайту булган, әмма чынга ашмаган. Мин, аның оныгы, Россиядә туганнарны табарга һәм аның биредә ничек яшәвен белергә телим", - дип сөйли оныгы Ша-Фэй Саинов.
Милләте буенча татар булган Әхмәт Саинов 1883 елда мөселман гаиләсендә туган. Уфадан 100 чакрым ераклыктагы Дәүлекан станциясендә педагогика училищесын тәмамлаган һәм башлангыч мәктәптә укытучы булып эшләгән. 1917-1918 елларда Беренче Бөтендөнья сугышында һәм Гражданнар сугышында катнашкан. Сугышны күрә алмас дәрәҗәгә җитеп, Кытайга качкан. 6 ел төрле шәһәрләрдә йөргәннән соң, Чэндуда төпләнеп калган.
Хәзер Саиновның Кытайда яшәүче оныклары бабаларының Кече Ватанын һәм, фаразланганча Казанда булырга тиешле архив документларын табарга өметләнәләр.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар