Татар тәм-томнары Россиянең иң тәмле ашамлыклары арасына керде
Татар тәм-томнары Россиянең иң тәмле ашамлыклары арасына керде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Милли ризык чәк-чәк һәм кош телен бары тик Кубаньның чурчхела һәм козинаклары гына уз...
Татар тәм-томнары Россиянең иң тәмле ашамлыклары арасына керде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Милли ризык чәк-чәк һәм кош телен бары тик Кубаньның чурчхела һәм козинаклары гына узды. Рейтингны Tvil.ru туристик сервисы социаль челтәрләрдә туристларны сораштыру нәтиҗәләре буенча төзегән.
Кубань һәм Татарстаннан кала, әлеге рейтингка Кырым, Тула өлкәсе һәм Мәскәү асты керә.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча Кубань үзенең чурчхела һәм козинаклары белән 30% тавыш җыйган, чәк-чәк һәм кош теле белән Татарстан – 25%, ә Кырым үзенең рәхәт-лукумы һәм нугасы белән – 21%.
Гастрономик туризмны яратучылар прәннекле Тула өлкәсен (14%) һәм как һәм калачлы Мәскәү асты Коломнасын (10%) билгеләп үткәннәр.

Комментарийлар