Логотип «Мәйдан» журналы

«Татар музыкасы гасыры» интернет-порталы 2020 елда ачылачак

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татар музыкасы гасыры» музыкаль-мәгълүмати порталы булачак. Аны 2020 ел башында тәкъдим итәргә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан парламентында Мәгариф, мәдән...

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татар музыкасы гасыры» музыкаль-мәгълүмати порталы булачак. Аны 2020 ел башында тәкъдим итәргә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан парламентында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.
«Татар музыкасы гасыры» интернет-порталы 2020 елда ачылачак
Докладчы сүзләренчә, «Татар музыкасы гасыры» интернет-порталында республиканың музыка тормышындагы вакыйгалар, фәнни һәм ноталы әдәбият турында мәгълүмат булачак. Моннан тыш, анда концерт, мастер-класс һәм лекцияләр трансляциясен карарга мөмкин булачак.

«Республика районнарыннан фольклор материалга, иҗади кешеләр эшчәнлегенә зур урын биреләчәк», - диде Юлия Әдһәмова.
Портал милли классиканы төбәктән читтә яшәүчеләргә дә тәкъдим итәчәк, диде ул.

Фото: Салават Камалетдинов, gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/13/196902/

Комментарийлар