Логотип «Мәйдан» журналы

"Татар мунчасы" – Россиядә иң яхшысы

Ногинскида «Русь Банная 2016» себерке белән парландыру буенча Россия чемпионаты узды. «Русь Банная» мунча керү осталыгы буенча чемпионатның төп максаты  - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.Әлеге бәйг...

Ногинскида «Русь Банная 2016» себерке белән парландыру буенча Россия чемпионаты узды. 
a167
«Русь Банная» мунча керү осталыгы буенча чемпионатның төп максаты  - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Әлеге бәйгедә бөтен Россия буенча иң яхшы парландыручылар дип татарстанлылар танылды. Беренче урынга - Казаннан Сергей Ахмеров, икенче урынга Чаллыдан Юрий Стрелков чыкты. Алар «Татар мунчасы» мәктәбе данын якладылар. Бәйгенең 100 мең сум тәшкил иткән бүләк фондының 80 меңен татарстанлылар алган.
Шулай ук анда мунча төзү, парлану процедуралары, мунча практикасы һәм техникасы буенча мастер-класслар узды.
Россия чемпионатының финалында Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Казан, Чаллы, Чиләбе, Новосибирск, Әстерханда сайлау алу турларында җиңгән кешеләр катнашты.
 
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар