Татар кызы Европаның иң өметле яшьләре исемлегенә кертелгән
Әлеге исемлекне Forbes төзегән, дип хәбәр итә www.vestikamaza.ru басмасы.Фото: http://1.bp.blogspot.com2018 елның яшь талантлары рейтингына 34 илдән 300 кеше кергән, шуларның өчесе Россиядән.Forbes жу...
Әлеге исемлекне Forbes төзегән, дип хәбәр итә www.vestikamaza.ru басмасы.

Фото: http://1.bp.blogspot.com
2018 елның яшь талантлары рейтингына 34 илдән 300 кеше кергән, шуларның өчесе Россиядән.
Forbes журналы 30 яшькәчә иң өметле яшьләр исемлеген бастырып чыгарган. Анда 28 яшьлек Гөлназ Хөсәенова да бар. Ул Мәскәүдә туган, ләкин хәзерге вакытта Даниядә яшәп, шунда эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.
Хөсәенова EasySize дип аталган проектны эшли. Бу кушымта ярдәмендә кешенең кием размерын белмәгән һәм аның фотосы булган очракта, аңа кием, аяк киеме һ.б. алырга ярдәм итә. Хәзерге көндә Easysize интернет аша алган кием-салымнарны кире кайтаруны 35-40%ка киметкән.
Компаниянең офисы Копенгагенда урнашкан. Анда Intimissimi һәм Otto брендлары белән килешү төзелә.
Шулай ук исемлеккә Россиядән Blazar компаниясенә нигез салучы Денис Федоряев һәм Artefact London ны оештырган Татьяна Кожевникова да кергән. Барлыгы бу рейтингта 300 дән артык кеше кертелгән: эшмәкәрләр, уйлап табучылар, галимнәр, спортчылар, мәдәният эшлеклеләре һәм журналистлар.

Комментарийлар