"Татар кызы-2018" бәйгесенең җиңүчесе машина белән бүләкләнде
"Татар кызы - 2018" халыкара конкурсының абсолют җиңүчесе билгеле."Шушындый кызлар булганда, милләт мәңгелек, үлемсез. Бу кызлар - күбебез өчен үрнәк. Алар булганда, милли киемнәр дә, гореф-гадәтләр д...
"Татар кызы - 2018" халыкара конкурсының абсолют җиңүчесе билгеле.

"Шушындый кызлар булганда, милләт мәңгелек, үлемсез. Бу кызлар - күбебез өчен үрнәк. Алар булганда, милли киемнәр дә, гореф-гадәтләр дә яшәр, буыннан-буынга тапшырылыр. Мин аларның һәрберсенә гран-при бирер идем", - диде Татарстан премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.
Васил Шәйхразиев җиңүче исеме язылган конвертны ачты. Быелгы "Татар кызы" бәйгесе җиңүчесе - Удмуртия республикасы вәкиле Диләрә Гыйльметдинова. Ул бер ел буе "Татар кызы" титулын йөртәчәк. Аңа Златоуст осталарының Казан башлыгына охшатып ясалган таҗы һәм "Лада Гранта" машинасы бирелде.
"Әти-әниемә, әби-бабаема, бәйгегә әзерләүчеләргә рәхмәт. Татар телебезне яратып яшик, бергә булыйк", - диде 2018 елның "Татар кызы".
Диләрә тумышы белән Чаллы шәһәреннән. Ул Ижау дәүләт медицина академиясендә белем ала.
Конкурста Россиянең 11 өлкәсеннән, шулай ук Литва, Австрия һәм Казакъстаннан килгән 14 кыз катнашты. Кызлар аш-суга осталыкларын күрсәтте, иҗади, сәнгати һәм интеллектуаль бәйгеләрдә көч сынашты. Алар татар милли ризыкларын, милли баш киеме - калфакны тәкъдим итте һәм татар телендә җыр башкарды.
Фото: Александра Живушкина, Диләрә Гыйльметдинова, Рамил Гали
Комментарийлар