Логотип «Мәйдан» журналы

"Татар кызы-2016" – Башкортстаннан Эдельвейс

Чиләбедә "Татар кызы-2016" бәйгесенең финалы узды. Анда катнашучы кызлар Россиянең 17 төбәгеннән һәм ике чит илдән килгән иде. Фото: gossov.tatarstan.ruБыелгы "Татар кызы" бәйгесе бөек татар шагыйре Г...


Чиләбедә "Татар кызы-2016" бәйгесенең финалы узды. Анда катнашучы кызлар Россиянең 17 төбәгеннән һәм ике чит илдән килгән иде.




17003_pic Фото: gossov.tatarstan.ru
Быелгы "Татар кызы" бәйгесе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды. Шул сәбәпле бәйгедә аның шигырьләре күп яңгырады.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашты. "Бәйгенең финалы Чиләбе җирлегендә – 200 меңнән артык татар яшәгән иң эре үзәкләрнең берсендә уза, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Әлеге бәйге телне, милли йолаларны, татар мәдәниятен саклап калу һәм ныгытуга юнәлдерелгән".
 
Җиңүче булып Башкортстаннан Эдельвейс Исханова танылды. Аңа Татарстан Президентыннан бүләк – яңа машина ачкычы тапшырылды.
Татарстан данын яклаучы Эльвина Нәҗипова "Камиллек гүзәле" номинациясендә җиңү яулады.
Киләсе елда бәйге Башкортстанда үткәреләчәк.

Комментарийлар