Логотип «Мәйдан» журналы

Татар кульязмасына багышланган архитектур формаларның урам күргәзмәсе узачак

26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында Бауман урамында беренче тапкыр татар кульязмасына багышланган архитектур формаларның урам күргәзмәсе узачак. Шәһәр дизайнында яшь архитекторл...

26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында Бауман урамында беренче тапкыр татар кульязмасына багышланган архитектур формаларның урам күргәзмәсе узачак.
XdTJxw29d9w
Шәһәр дизайнында яшь архитекторлардан татар хәрефләре һәм сүзләре яңа формада тәкъдим ителәчәк.
Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе: "Һәр ел саен без "Мин татарча сөйләшәм" акциясен үзенчәлеклерәк итеп оештырабыз. Быелгы елның үзенчәлеге - яшь архитекторларның татар теленә багышланган урам күргәзмәсе. Беренчедән, дөньяда беркем дә мондый әйберләр эшләми. Икенчедән, без архитекторларны татар акценты булган проектлар булдырырга өндибез. Шәһәр мохите, архитектура татарча була ала һәм без аны күрсәтәбез!"
 
Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Комментарийлар