Логотип «Мәйдан» журналы

Татар конгрессы оештырган “мәдәни ифтар”да Әзһәр Шакировның яңа китабын тәкъдим иттеләр

Узган гасыр башында Казанның Нариманов урамында төзелгән элекке “Милләт типографиясе” бинасында Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы оештырган “мәдәни ифтар” үтте. Бу турыда конгрессның мат...

Узган гасыр башында Казанның Нариманов урамында төзелгән элекке “Милләт типографиясе” бинасында Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы оештырган “мәдәни ифтар” үтте. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Биредә шулай ук БТК Аксакаллар шурасы әгъзасы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның “Халкыбызның кадерле шәхесләре” китабы турында фикер алыштылар.

Мәҗлескә татар конгрессы аксакаллары, күренекле галимнәр, мәдәният-сәнгать һәм дин эшлеклеләре чакырылган.
Ифтарны гамәлгә куючы – конгрессның Аксакаллар шурасы рәисе, Милләт йортының йортның хәзерге хуҗасы Рәүф Хәсәнов. Ул кунакларны Галимҗан Баруди һәм Ибраһим Идрисов төзегән  тарихи бина белән таныштырды. 1908-1917 елларда биредә 1,5 млн данә Коръән һәм мәдрәсә дәреслекләре, милли үсеш өчен кирәкле китаплар басылган.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Әзһәр Шакировның татар театрында, милли хәрәкәттә тоткан урыны, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләде.
Әзһәр Шакиров үзенең сәхнә эшлеклесе генә  булып кына калмыйча, татар тормышында театр сәнгатенең, күренекле әдипләрнең таланты һәм бөек эшләре турында фикерләрен халыкка җиткерү теләге белән үз хатирәләрен иҗат итүе турында сөйләде.
Мәҗлестә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Президентының татар телен саклау комиссиясе әгъзасы Камил Нугаев, татар конгрессының беренче рәисе, академик Индус Таһиров, Татарстан мөселманнары Дини идарәсенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов, галим һәм педагог, күренекле җырчы Миңгол Галиев,  Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Ибраһимов һәм башкалар чыгыш ясады.
Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов һәм Фуат Әбүбәкеров Әзһәр Шакировның яраткан җырларын башкарды. Әдәбият сәнгать турында фикер алышкач, тиешле догалар укылды, азан әйтелде, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь  сөйләде, ахшам намазыннан соң ифтар дәвам итте, диелә хәбәрдә.
Фото: Р.Салихов

Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar-kongressy-oestyrgan-madani-iftarda-azhar-sakirovnyn-yana-kitabyn-takdim-ittelar-5852667

Комментарийлар