Логотип «Мәйдан» журналы

Татар композиторы Фәрит Яруллинның кызы Наилә Яруллина вафат булды

Озак вакытлы авырудан соң 77нче яшендә бөек татар композиторы Фәрит Яруллинның кызы Наилә Яруллина вафат булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.Күп еллар дәверендә На...

Озак вакытлы авырудан соң 77нче яшендә бөек татар композиторы Фәрит Яруллинның кызы Наилә Яруллина вафат булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар композиторы Фәрит Яруллинның кызы Наилә Яруллина вафат булды
Күп еллар дәверендә Наилә Яруллина Киев шәһәрендә яшәде һәм “Туган тел” Бөтенукраина татар мәдәни үзәгенең активисткасы иде.
"Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Наилә Фәрит кызы Яруллина вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели", - диелә хәбәрдә.
 
Фото: tatar-congress.org

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/16/195427/

Комментарийлар