Логотип «Мәйдан» журналы

Татар китабы йорты исем эзли

Татар китабы йорты – яңа милли интеллектуаль пространство. Ул Казанның тарихи үзәгендә урнашкан. Рәсми рәвештә «Татар әдәбияты музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры» буларак теркәлгән әлеге урынга кү...

Татар китабы йорты – яңа милли интеллектуаль пространство. Ул Казанның тарихи үзәгендә урнашкан. Рәсми рәвештә «Татар әдәбияты музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры» буларак теркәлгән әлеге урынга күркәм яңгырашлы исем эзлибез.

Тәкъдимнәрегезне 19нчы майга кадәр kitappalace@gmail.com адресына җибәрегез.
Казанда бик күп төрле кызыклы мәдәни объектлар, мәйданнар эшли. Татар әдәбияты тарихын һәм аның бүгенгесен тулы бер комплекста яңа заман кешесенә тәкъдим итә алган милли үзәкнең булуы бик тә кирәкле иде.
Шәриф Камал яшәгән йортның сайлануы очраклы түгел: 1920-1940 нчы елларда татар классигының фатиры бөтен татар интеллигенциясен туплап торган. Биредә Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гази Кашшаф, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим кебек язучылар, Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи кебек композиторлар җыелган. Беренче әсәрләр укылган, тәнкыйть фикерләре яңгыраган, иҗади тандемнар туган.
Китапларга яңа тормыш бүләк итү, аларны яшәтү, татар әдәбиятының бренд була алуын исбатлау – без әнә шул максатны күздә тотабыз.
Татар китабы йортында эшләячәк төп зоналар:
▪ Китап кибете (Татарстан китап нәшрияты һәм башка нәшриятлардан тупланган китап продукциясе, сувенир продукциясе сатылачак);
▪ Медиацентр, яки Коворкинг-зона (әдәби, фәнни һәм интеллектуаль уен форматындагы чаралар (лекторийлар, очрашулар, ликбезлар, квестлар һ.б) узачак; бу – китап сөючеләр өчен ирекле аралашу мәйданы да булачак);
▪ Типография (сформулируй работу зоны!);
▪ Экспозиция заллары (китап һәм китап басу тарихына багышланган, уникаль басмалардан җыелган экспонатлар тәкъдим ителәчәк);
▪ Шәриф Камалның мемориаль фатиры (индивидуаль һәм төркем өчен кызыклы форматтагы эскурсияләр тәкъдим ителәчәк);
▪ Мэппинг-зона (татар китабы тарихына һәм татар әдәбиятының күренекле шәхесләренә багышланган хроникалар күрсәтеләчәк);
▪ Китапханә (биредә Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Вакыйф Нуруллин, Аяз Гыйләҗев, Фәрит Хатипов һ.б. күренекле язучылар һәм галимнәрнең музей фондына тапшырган шәхси китапханәләре, предметлары тупланды; китапханә шулай ук эш һәм конференция, очрашулар зонасы булып та тора);
▪ Балалар зонасы (балаларга спектакль, бәби театрлар форматында тамашалар күрсәтеләчәк; зона виртуаль форматта китапларны карау, уку мөмкинлеге белән дә тәэмин ителгән).
«КАЛЕБ» яңа буын җыены

Комментарийлар