Логотип «Мәйдан» журналы

«Татар җыры» эстрада фестивален үткәрү көне билгеле булды

17 декабрь көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә татар эстрадасы дөньясының мөһим вакыйгасы, зур концерты "Татар җыры" фестивале узачак. Унҗиденче ел рәттән үткәрелә торган әлеге күркәм тантана...

17 декабрь көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә татар эстрадасы дөньясының мөһим вакыйгасы, зур концерты "Татар җыры" фестивале узачак.
8d07d5747cd1aa6bda328455f49271f8_L
Унҗиденче ел рәттән үткәрелә торган әлеге күркәм тантанада иң популяр артистларга "Алтын Барс" халык премиясе тапшырылачак.
Тамаша техник яңалыклар, уникаль проекцияләр, махсус эффектлар, оригиналь ачышлар белән шаккатырудан туктамый. Быел да "Барс-Медиа" татар медиагруппасының көчле командасы фестивальнең баш режиссеры Ирина Алешина белән берлектә яңалык әзерли.
Тамашаны, гадәттәгечә, "Татар радиосы" радиостанцияләрнең баш мөхәррире Айваз Садыйров һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барыр дип көтелә.
"Татар җыры"н "Барс-медиа" татар медиа группасы, "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре һәм "ТМТВ" татар телеканалы оештыра. Билетларны Голубятников урамы, 20 А адресы буенча сатып алырга мөмкин. Тамаша 17 сәгатьтә башлана. Белешмәләр өчен телефон: 5196 196.

Комментарийлар