Татар җәмәгатьчелеге Тукай каберенә чәчәкләр салды
Бүген язучылар һәм әдәбият сөючеләр Яңа Татар бистәсе зиратында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.Искә алу мә...
Бүген язучылар һәм әдәбият сөючеләр Яңа Татар бистәсе зиратында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искә алу мәрасимендә шагыйрьнең рухына багышлап Коръән укылды.
Чараны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды. Мәрасимдә шулай ук Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗан, язучылар Зиннур Мансуров, Мөхәммәт Мирза, Газинур Морат, Ләбиб Лерон чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар