Татар җәмәгатьчелеге тирән югалту кичерә
3 май көнне, 73 яшендә, язучы, драматург Эсфир Яһудин вафат булды.Эсфир Яһудин (Хәмис Шәмсегали улы Яһудин) 1949 елның 4 гыйнварында Башкортстанның Кызыл Кама (Краснокама) районы Яңа Хаҗи авылында ту...
3 май көнне, 73 яшендә, язучы, драматург Эсфир Яһудин вафат булды.
Эсфир Яһудин (Хәмис Шәмсегали улы Яһудин) 1949 елның 4 гыйнварында Башкортстанның Кызыл Кама (Краснокама) районы Яңа Хаҗи авылында туа. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1978 елда Казан дәүләт курчак театрына эшкә урнаша, бер үк вакытта республика көндәлек матбугатында языша, беренче сәхнә әсәрләрен иҗат итә. 1979-1984 елларда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлагач, Әлмәт драма театрында хезмәт куя. 1989-1991 елларда Нефтекама шәһәрендә (Башкортстан) үзе оештырган «Прометей» яшьләр театрының директоры вазифаларын башкара. Бу вакытта үзе язган пьесаларны сәхнәгә куя, күп районнарга гастрольләр оештыра.
Э Яһудинның «Мәхәббәткә мәдхия» исемле мелодрамасы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында озак еллар сәхнәдән төшми. Пьеслары Әлмәт, Минзәлә, Оренбург, Яр Чаллы театрында куела. 1992 елда ул Татарстан кинокомитеты юлламасы белән Мәскәүгә кинодраматургларның Югары курсларына укырга җибәрелә. Аннан кайткач, «Оҗмах газабында өч төн», «Әсфәндияр» исемле киносценарийлар яза. Проза өлкәсендә дә актив иҗат итә. 1996-2006 еллар эчендә аның сигез повесте басылып чыга. Э.ЯҺудин Бөек Ватан сугышы каһарманнары М.Җәлил һәм Г.Кормашка багышлап язган сонетлар авторы буларак та билгеле.
1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Эсфир Яһудин иртәгә туган авылы зиратында җирләнәчәк.

Комментарийлар