Логотип «Мәйдан» журналы

Татар җәмәгатьчелеге бүген патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алды

Шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел. Татар җәмәгатьчелеге бүген патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алды, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте. Искә алу чарасы шагыйрьнең иң соңгы яшәгән...

Шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел.
_hgixqr3frk
Татар җәмәгатьчелеге бүген патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алды, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте. Искә алу чарасы шагыйрьнең иң соңгы яшәгән йорты - Казанның Миславский урамында урнашкан 8 нче йорт янында булды. Фатих Кәрим фронтка шушы йорттан китә һәм кире әйләнеп кайтмый... Йорт диварына берничә ел элек шагыйрь истәлегенә мемориаль такта куелган иде. Искә алу мәрасимендә катнашучылар шагыйрьнең истәлек тактасына чәчәкләр салдылар, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым истәлекләр, хатирәләр белән уртаклашты. Искә алу чаралары Язучылар берлегендә дәвам итә. Язучылар, шагыйрьнең туганнары "Татарстан" радиосы архивында сакланучы Фатих Кәримгә багышланган тапшыру язмасын тыңлыйлар, хатирәләр, фикерләр алмашалар.
 
Фото: ТР Язучылар берлеге.

Комментарийлар