Логотип «Мәйдан» журналы

«Татар-информ»ның дүрт журналисты Мәдәният министрлыгы премиясенең төп призларын алды

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистлары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы беренче премиясенең дүрт номинациясендә (быел ул ведомство тарафыннан гамәлгә куелды) җиңү яулады.«Татар-ин...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистлары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы беренче премиясенең дүрт номинациясендә (быел ул ведомство тарафыннан гамәлгә куелды) җиңү яулады.

«Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе журналисты Рузилә Мөхәммәтова жюри тарафыннан «Халыкның зур байлыгы — аның теле» номинациясендә җиңүче дип табылды. Бу номинациядә шулай ук «Бизнес Online» басмасы авторы Гөлназ Бәдретдинова да җиңде.
«Татар-информ» агентлыгының рус редакциясе журналисты Лилия Шәйхетдинова «Мәдәнияттә дебют» номинациясендә ике җиңүченең берсе булды. Премия шулай ук «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хезмәткәре Раил Садретдиновка тапшырылды.
Фотограф Владимир Васильев «Фокуста — мәдәният» номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Әлеге номинациядә шулай ук «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында эфирга чыгучы «Новости Татарстана» программасы операторы Даниил Филатов җиңү яулады.
«Интернет-мәдәният» номинациясендә «Татар-информ» агентлыгы журналисты Оксана Романова һәм «Идел» журналы баш мөхәррире урынбасары Мөршидә Кыямова җиңде.
Татарстан Мәдәният министрлыгы «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә «Вечерняя Казань» газетасы журналисты Ольга Юхновскаяны һәм «Эфир» телеканалының мәдәни күзәтүчесе Дмитрий Пивоваровны билгеләп үтте. Шагыйрь һәм журналистика тарихчысы Айрат Бик-Булатов иң яхшы мәдәни блогер буларак билгеләп үтелде.
Фагыйлә Шакирова блогер буларак «Мәдәни блогер» номинациясендә җиңү яулады.
Номинацияләрдә җиңүчеләр, шулай ук махсус призлар белән билгеләп үтелгән журналистлар һәм блогерларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Фото: Фагыйлә Шакирова


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/20-12-2021/tatar-inform-ny-d-rt-zhurnalisty-m-d-niyat-ministrlygy-premiyasene-t-p-prizlaryn-aldy-5845558

Комментарийлар