Логотип «Мәйдан» журналы

"Татар-информ" "Татар радиосы"ның туган көн концертын онлайн күрсәтәчәк

23 август көнне 19:00 сәгатьтә Казанның Горки-Әмәт урман-паркында "Татар радиосы"ның туган көне уңаеннан татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт узачак. Чара ачык һавада, "Җәйге ачык студия" про...

23 август көнне 19:00 сәгатьтә Казанның Горки-Әмәт урман-паркында "Татар радиосы"ның туган көне уңаеннан татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт узачак.
Чара ачык һавада, "Җәйге ачык студия" проекты кысаларында, open-air форматында уза, дип хәбәр итә оештыручылар.
“Татар-информ” әлеге концертны онлайн күрсәтәчәк.
Концертта Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов, Иркә, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Дилә Нигъмәтуллина, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Хәмдүнә Тимергалиева, Эльмира Сөләйманова, “Кыю кызлар” төркеме, Артур-Марат дуэты, Фәрит Низамиев, Булат Нигъмәтуллин, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Илназ Гарипов һ.б. артистлар катнашачак.
0008
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/22/170116/

Комментарийлар