Татар галимәсе: Тарихи хәтер уянса, милләттәшләр татар булулары белән горурланыр иде
Болгария Республикасындагы Фән һәм культура буенча Халыкара үзәк директоры, профессор Альбина Вәлиева фикеренчә, татар халкының горурлыгы булсын өчен милли үзаңы һәм тарихи хәтере булырга тиеш.Альбина...
Болгария Республикасындагы Фән һәм культура буенча Халыкара үзәк директоры, профессор Альбина Вәлиева фикеренчә, татар халкының горурлыгы булсын өчен милли үзаңы һәм тарихи хәтере булырга тиеш.
Альбина ханым Болгариядәге татарларның «татар кешесе милләттәшенә татарча дәшми икән, аңа татарлык харам», дигән мәкален мисал итеп китерде.
«Үтемле итеп әйтелгән. Татарстанда яшәүче татарларга да гыйбрәт булсын иде. Казанда яшәп, татар телен өйрәнергә теләмәгән, тарихыбызны белмәгән татар яшьләре җитәрлек. Тарихи хәтер, милли үзаң уянса, татарлыклары белән горурланырлар иде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Альбина ханым чит илдә яшәп тә, татар телен, тарихын, мәдәниятен танытырга тырышуларын әйтте. «Болгариядә, нигездә, Кырымнан күченгән татарлар яши. Алар безнең телне аңламаса да, безне уртак тамырлар берләштерә. Румыниядә Добруджа татарлары, нигездә, татар телендә аралаша. Болгариядә алар төрек телендә аңлаша. Шулай булса да, аларның төрки телне белүе безнең өчен зур сөенеч», — диде ул.
Галимә берничә ел инглиз, болгар һәм португал телләрендә халкыбызның тарихын, аның гореф-гадәтләрен чагылдырган хезмәтләр язган. «Каюлы күн сәнгатен бөтен дөньяга танытырга тырыштым. 2000 елда докторлык диссертациямне шул темага багышладым. Аны галимнәр зурлап бәяләде», — диде ул.
«Без — татарлар, кайда гына яшәсәк тә, телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклыйбыз», — диде Альбина Вәлиева.

Фото: Зилә Мөбәрәкшина
Комментарийлар