Логотип «Мәйдан» журналы

Татар филармониясе паркында кабат истәлек агачлары утыртылды

«Исемле» агачлар утырту – Татар филармониясенең 2015 елда гамәлгә кергән традициясе. Фото: http://mincult.tatarstan.ruУл вакыттан алып бүгенгә кадәр паркта күренекле сәнгать осталары тарафыннан һәм ба...

«Исемле» агачлар утырту – Татар филармониясенең 2015 елда гамәлгә кергән традициясе.
29_1184169_big Фото: http://mincult.tatarstan.ru
Ул вакыттан алып бүгенгә кадәр паркта күренекле сәнгать осталары тарафыннан һәм бакыйлыкка күчкән мәшһүр шәхесләр истәлегенә атап барлыгы 11 агач утыртылган иде. Быел паркта композитор, Татарстанның халык артисты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Александр Ключарев; күренекле нәфис сүз остасы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов; дирижер, Россиянең, Казахстанның һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фуат Мансуров истәлегенә чыршылар утыртылды.
Тантаналы чараны Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барды.
«Без арабыздан киткән күренекле шәхесләребезне онытырга тиеш түгел. Аларның исемнәрен саклау өчен кулыбыздан килгән барлык эшләрне эшләргә тиешбез», – диде Татар филармониясе директоры Кадим Нуруллин үз чыгышында.
Әлеге чара Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Филармония паркына җыелган сәхнә ветераннары, театр артистлары, музыкантлар каршында чыгыш ясап, министрлыкның урманнарны яңарту бүлеге хезмәткәре Андрей Атаманов үзе язган шигырен дә укыды. Шигырьдә ул бу традицияне җырга, симфониягә тиңләде.
Александр Ключарев турында истәлекләре белән композиторның улы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эмиль Ключарев бүлеште. «Әти –Татарстан турында иң күп җыр язган кеше. Ютубта аның махсус архивы да бар һәм ул тыңлаучылар өчен ачык», – диде ул.
Айрат Арслановның нәфис сүз сәнгатендә тоткан урыны, аның олпатлыгы турында филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин сөйләде.
Фуат Мансуров хакында хатирәләрне дирижер белән озак еллар бергә аралашкан шәхес – Казан консерваториясе профессоры, Татарстанның атказанган артисты Илсур Айнатуллов яңартты.
Әлеге матур традиция өчен Татар филармониясенә рәхмәт әйтеп Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов чыгыш ясады.
Габдулла Тукай исемен йөрткән Татар дәүләт филармониясен әйләндереп алган паркта бүген «исемле» чыршылар саны 14 булды. Традиция дәвам итә...
--
 
Гыйльметдинова Зимфира Заһид кызы

Г.Тукай ис.Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге

Комментарийлар