Логотип «Мәйдан» журналы

Татар егете "Аpple"да директор вазифасына билгеләнгән

Татар егете Руслан Сәләхетдинов «Apple» компаниясенең ясалма интеллект бүлеген җитәкләячәк.Соңгы вакытта «Apple» җитәкчеләре ясалма интеллект һәм машиналарны өйрәтү технологияләренә зур игътибар бирә...

Татар егете Руслан Сәләхетдинов «Apple» компаниясенең ясалма интеллект бүлеген җитәкләячәк.
5303
Соңгы вакытта «Apple» җитәкчеләре ясалма интеллект һәм машиналарны өйрәтү технологияләренә зур игътибар бирә башлаган иде. Шул исәптән, компания «Ясалма интеллектны өйрәнү буенча директор» дигән яңа вазифа булдырып, әлеге урынга Карнеги университеты галиме Руслан Сәләхетдиновны билгеләгән.
Ул компаниядә иң беренче чиратта Siri тавыш ярдәмчесе опциясен камилләштерү белән шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".
Руслан Сәләхетдинов хәзерге вакытта Питтсбургта яши. 2001 елда Төньяк Королинаның Хай-Пойнт университетында компьютер фәннәре һәм математика бакалавры дәрәҗәсен алган. 2003 елда - Торонто университетында магистр дәрәҗәсен. 2009 елда Торонто университетында докторлык диссертациясен яклаган.
2009 - 2011 елларда Массачусетс технологик университетында ясалма интеллектны тикшеренү белән шөгыльләнгән. 2011 - 2016 елларда Торонто университетында компьютер һәм статистик фәннәр департаментында эшләгән. 2016 елның февраленнән - Питтсбургның Карнеги - Меллон университетында ясалма интеллектны өйрәнү департаментында. 17 октябрьдән - Apple компаниясенең ясалма интеллектны тикшеренүләр буенча департаменты директоры. Йөздән артык фәнни язма авторы.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар