Логотип «Мәйдан» журналы

Татар әби-бабасы турында повесть язган рус кызы премия алды

Казанда тумышы белән шушы шәһәрдән булган рус язучысы Василий Аксёнов тормышы һәм иҗатына багышланган унынчы «Аксёнов-фест» фестивале уза.2007 елдан оештырыла башлаган фестивальнең быелгы программасы...

Казанда тумышы белән шушы шәһәрдән булган рус язучысы Василий Аксёнов тормышы һәм иҗатына багышланган унынчы «Аксёнов-фест» фестивале уза.
ObCDXKZf2J8
2007 елдан оештырыла башлаган фестивальнең быелгы программасы шулай ук вакыйгаларга бай. Мәсәлән, Казандагы Аксёнов исемен йөрткән бакчада («Мир» кинотеатры артында) истәлекле һәйкәл-композиция ачылды. Быел Аксёнов әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителеп, җыентык дөнья күрде. Аксёнов фестивале кысаларында яшь язучылар һәм шагыйрьләргә «Йолдызлы билет» Бөтенроссия премиясе тапшырылды. Үткән елларда бу премиягә Денис Осокин, Анна Рус, Булат Ибраһим, Гузәл Яхина кебек бүген күпләргә билгеле авторлар лаек булган иде.
«Йолдызды билет» премиясе Россиянең төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүче ике яшь каләм иясенә бирелә – язучыга һәм шагыйрьгә. Быел ул «Золотой корень» повесте өчен Мәскәүдән Евгения Декинага, ә поэзия номинациясендә исә Курск өлкәсеннән Роман Рубановка тапшырылды.
Евгения тумышы белән Кемерово өлкәсеннән, соңгы елларда Мәскәүдә яши. «Золотой корень» повесте эчтәлеге турында ул аны Себер якларында кечкенә генә шәһәрдә гомер кичергән үзенең татар әбисе һәм бабасына багышлануын әйтә. «Мине алар тәрбияләде. Алар тормышка якты карашы, зирәклеге, кунакчыллыгы белән кырыс Себер шартларында үзгә бер дөнья иде», - дип искә алып сөйли Евгения. Повестенең җиңү яулавына ул чиксез куана, бу әле аның тәүге әдәби премиясе.
 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар