Логотип «Мәйдан» журналы

Татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр Казанга җыела

3-5 апрельдә Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак. Чараның төп оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы.Җыенда Россиянең 35 төбәгеннән, Татарст...

3-5 апрельдә Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак. Чараның төп оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы.
1522640510_logo-kraevedov-1-620x330
Җыенда Россиянең 35 төбәгеннән, Татарстанның 43 районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 374 вәкил катнашачак.
Программа кысаларында катнашучылар Россия төбәкләрендәге татар авыллары тарихына һәм Татарстан архив эшләренә багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныша алачак. Шулай ук алар «Мәдәни мирасны, татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле» дигән темага "түгәрәк өстәл"дә, «Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү» дигән темага сессиядә катнашачаклар.
4 апрель көнне җыенның пленар утырышы узачак. Бу көнне төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен “Төбәк тарихын өйрәнү буенча хезмәтләргә фәнни-методик тәкъдимнәр” һәм “Төбәк тарихын өйрәнү буенча хезмәтләр язганда Бердәм архив мәгълүматы системасының фәнни-белешмә потенциалыннан файдалану” дип исемләнгән методик семинарлар да оештырыла.
Килгән кунаклар өчен мәдәни программа да каралган, алар Башкортстан Республикасы «Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре катнашлыгында гала-концерт һәм Пермь крае Барда районы һәвәскәрләренең «Безнең милли мәдәни мирасыбыз» дигән концертын карый алачак.
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар