Логотип «Мәйдан» журналы

Татар ата-аналары конференциясе резолюция кабул итте

It-паркта үткән “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” дип аталган татар телле ата-аналар конференциясендә резолюция кабул ителде. “Резолюциягə тагын өстəмəлəр булачак əле”, - диде хəбəрчегə чараның оешты...

It-паркта үткән “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” дип аталган татар телле ата-аналар конференциясендә резолюция кабул ителде. “Резолюциягə тагын өстəмəлəр булачак əле”, - диде хəбəрчегə чараның оештыручыларның берсе Айсылу Галиева.


 


Резолюция
Без, 2018 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә татар ата-аналарының инициатив төркеме тарафыннан оештырылган иҗтимагый конференциядә Татарстанның төрле шәһәрләреннән, Башкортстаннан, Кырымнан галимнәр, укытучылар һәм иҗтимагый оешмалар, барлыгы 300 кеше катнашты. Конференциядә татар мәктәпләренең үсеш юллары, ата-аналарның мәгариф өлкәсендәге хокуклары,билингвальлек нигезендә туган телне өйрәнү, гаиләдә милли һәм дини тәрбия мәсьәләләре каралды, милли тәрбиянең уңай тәҗрибәләре барланды, яңа шартларда туган телдә тәрбия бирү мөмкинлегенең төрле юллары эзләнде. Барлыгы 15 доклад һәм 20 чыгыш тыңланды.
Күтәрелгән проблемаларны карап тикшергәннән соң, конференция карар бирә:
РФ Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә:
Халыкларга телләрен саклау һәм үстерү максатыннан дәреслекләр, уку программалары, милли кадрлар хәзерләүгә Конституциядә гарантияләнгән мөмкинлекләрне бирү;
“Россия Федерациясендә мәгариф турындагы” законның 14 маддәсенә үзгәрешләр кертеп, бөтен халыкларга да үз телләрендә урта белем алу һәм туган телләрне урта белем күләмендә өйрәнү мөмкинлеген бирү;
Республика дәүләт телләрен рус теле белән беррәттән мәҗбүри укыту;
Туган телләр исәбенә өстәмә рус теле укыту мөмкинлеген бетерү.
РФ Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәргә:
БДИне туган телендә бирү мөмкинлеге тудыру.
Федераль дәүләт мәгариф стандартларында (ФДМС) республика дәүләт телләрен программаларның мәҗбүри өлешендә укытуны кертү, туган телләр исәбенә өстәмә рәвештә рус теле укыту мөмнкинлеген бетерү; туган телләрдән мәҗбүри дәүләт йомгаклау аттетациясен кертү; ФДМС ны әзерләгәндә Россия халыкларының милли үзенчәлекләрен күз алдында тотып, атнага ике сәгать туган тел дәресен уку аны үзләштерү мөмкинлеген бирмәвен тану.
Милли мәгариф бүлеген кире торгызу, туган телдә белем алу һәм туган телләрне укыту өчен шартлар тудыру мониторингын булдыру.
ТР хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә:
Мәдәният, мәгариф, ММЧ өлкәләрендә татар дөньясын Тукай белән Җәлилдән ары белмәгән белгечләр басып алуын истә тотып, татар мәдәниятеннән, әдәбиятынннан, тарихыннан хәбәрдар белгечләр эшләвен хупларга, ким дигәндә дәүләт хезмәткәрләре өчен 72, 128 сәгатьлек курслар оештырып, аттестация үткәрергә;
ТР “Телләр турында”гы законына нигезләнеп, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең барысының да ике дәүләт телен белүен, мәгариф, мәдәният министрлыкларында республикабызда компакт яши торган чуваш, удмурт, мари телләрен дә белә торган берәр белгеч булуын таләп итәргә. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне татар теленә һәм мәдәниятенә өйрәтү курсларында укытып чыгарырга.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәргә:
Туган телләр нигезендә полилингваль поликультуралы мәгариф системасына күчәргә;
Татарстанның һәр районында сыйфатлы белем бирә торган, заманча җиһазландырылган мәктәп һәм балалар бакчасынберләштергән милли мәгариф үзәкләре булдырырга. Алар чынбарлыкта да татар телендә белем, тәрбия бирергә, көчле педагогик коллектив тупларга тиеш;
Хәзерге вакытта эшләп килгән татар мәктәпләре, балалар бакчалары, төркемнәре, сыйныфларында татар телендә белем алу өчен шартлар тудырырга.
Мәктәпләрдә барлык татар балалары өчен татар телендә тәрбия класслары ачарга;
Милли университет булдыру, анда полилингваль нигездә фәннәр укыту, милли кадрлар әзерләү эшен алып барырга;
Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мөмкинлеге өчен, башка төбәкләр белән бергәләп, федераль үзәк белән сөйләшүләр алып барырга;
Укучылар һәм әле мәктәпкәчәяшьтәге балалар өчен татар телле түгәрәкләр, башлангыч белем бирү үзәкләре булдырырга;
Башка төбәкләрдә һәм республикаларда яшәүче татарларга мәгариф өлкәсендә ярдәм итәргә, татар мәктәпләрен - укытучылар һәм дәреслекләр, балалар бакчаларын методик әсбаплар белән тәэмин итү буенча эш алып барырга;
Татар теле укытучыларын мәктәпләрдә саклап калу өчен мөмкин булган бөтен шартларны тудырырга (өстәмә эш сәгатьләре белән тәэмин итәргә, эш стажларын саклап калырга, яңа белгечлекләргә бушлай укытырга).
Ата-аналарга мөрәҗәгать итәргә:
Гаиләдә балаларыбыз өчен фәкать туган тел мохиты булдырырга, туган телдә аралашырга, аларга милли-рухи тәрбия бирергә;
Балаларыбызны туган телдә тәрбияли торган бакчаларга, туган телдә белем бирә торган мәктәпләргә бирергә, уку теле һәм туган тел буларак татар телен сайларга;
Мәктәпләрдә, балар бакчаларында татар телен дәүләт теле буларак укытуны таләп итәргә;
Балаларыбыз өчен милли мохит барлыкка китерә торган мәгариф үзәкләре, хезмәт күрсәтү урыннары булдыру өчен көрәшергә.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175446/

Комментарийлар