Логотип «Мәйдан» журналы

Tat Cult Fest булачак!

Бишенче яңа татар мәдәнияте Tat Cult Fest фестивале булачак! 30 август Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тирәсендә һәм эчендә узачак. Керү — бушлай. Төп вакыйга сәгать 15 башланса, фестиваль...

Бишенче яңа татар мәдәнияте Tat Cult Fest фестивале булачак! 30 август Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тирәсендә һәм эчендә узачак. Керү — бушлай. Төп вакыйга сәгать 15 башланса, фестиваль үзе көндезге сәгать 12 старт алачак.
Быел фестиваль шәһәргә чыга һәм урынын алмаштыра. Казан Кирмәне белән дүрт еллык хезмәттәшлектән соң, Tat Cult Fest шәһәрнең иң популяр иҗтимагый урынын сайлый. Оештыручылар, Yummy Musiс лейблы һәм creeptone media продюсерлык компаниясе, һәм китапханә арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашты.
Tat Cult Fest фестивале һәрвакыт мәдәниятләр багланышына ачык, әлеге факт 2022 елның программасын да читләтеп узмаган. Китапханә алдындагы зур сәхнәдә Казан рокерлары Gauga, яңа вокалисткалары Алинә Шәрипҗанова белән Yummy Music Band, синтипоп-квартет «Оммаж», Чаллы металистлары «Ак Бүре», беренче татар рокеры Дениз Бедретдин әйдәгән KGB төркеме, бурят этно-фьюженының вәкилләре Namgar һәм башкорт поп-фрешмены Тимур Ямалов чыгыш ясаячак.
360 форматында оештырылган кече сәхнәгә 30 август рэперлар Усал һәм K-Ru, яңа альбом әзерләүче Juna инди-фолк-төркеме, перкуссионистлар ансамблен чакырган qaynar лабораториясе, фестиваль өчен акустик программа әзерләгән Болгар металлының адептлары Baradj, сабр-попка нигез салучы noor дуэты, калмык этно-электропанк Hagrin төркеме, тамак белән җырлау остасы Радик Тюлюша җитәкчелеге астындагы тува-мәскәүлеләр «Чалама» триосы һәм Tat Kid Lab балалар җыры лабораториясе чыгачак.
Музыкаль программаны Казанның мәдәни символларына нигезләнгән мультимедияле һәм перформатив программа тулыландырачак. Аңарда камил калектика, Илдар Якубов, Нурбәк Батулла, «Прометей» фонды, TanyaMist, Мария Житина, Kira G, Olga Ol, Тимофей Шульц, Vlad Kononkov һәм башкалар катнашачак.
Музыкальную программу дополнит мультимедийная и перформативная программа, основанная на культурных символах Казани. В ней принимают участие: камиль калектика, Ильдар Якубов, Нурбек Батулла, фонд «Прометей», TanyaMist, Мария Житина, Kira G, Olga Ol, Тимофей Шульц, Vlad Kononkov и другие. Само здание библиотеки станет холстом для маппинг-шоу. Ә китапханәнең бинасы маппинг-шоу өчен киндергә әвереләчәк.
Помимо музыки и новых медиа, на фестивале традиционно много других активностей: площадки для детей и родителей, шоукейс фильмов архива “Прометей” и татарстанских режиссеров, книжная ярмарка и фудкорт.
Музыкадан тыш, фестивальдә, традиция буенча, башка активлыклар да каралган: балалар һәм әти-әниләре өчен мәйданчык, “Прометей” архивының һәм Татарстан режиссерларының фильмнары шоукейсы, китап ярминкәсе һәм фудкорт эшлиячәк.

Комментарийлар