Логотип «Мәйдан» журналы

Ташкент шәһәрендә Хәсән Туфанны искә алдылар

Үзбәкстанның Ташкент шәһәренең Татар милли-мәдәни үзәгендә танылган татар шагыйре Хәсән Туфанның тууына 119 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы мат...



Үзбәкстанның Ташкент шәһәренең Татар милли-мәдәни үзәгендә танылган татар шагыйре Хәсән Туфанның тууына 119 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
074


Кичәне Ташкент шәһәре Татар милли-мәдәни үзәге ярдәме белән «Дуслык» татар-башкорт иҗат берләшмәсе оештырды. Бәйрәмне Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәисә Баймурзина ачты. Әдәби чарада студентлар, мәктәп укучылары, Ташкент шәһәренең Татар милли-мәдәни үзәге бүлекчәсе активистлары катнашты.


«Дуслык» берләшмәсенә йөрүчеләр Хәсән Туфан шигырьләрен укыды, җырлар һәм халык биюләрен башкарды. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында Габдулла Волков әзерләнгән фильмны күрсәттеләр.



Хәсән Туфан (1900-1981) - күренекле татар шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты. Аның халыкчан иҗаты ХХ гасырның зур һәм бай тарихи вакыйгаларына яшьтәш һәм дистә еллар дәвамында татар шигъриятенең югары үрендә тора.


 
Фото: tatar-congress.org

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар