Тарихта беренче космонавт-татарстанлы Рыжиков җитәкчелегендәге «Союз» корабы космоска очачак
Бүген, 19 октябрь көнне, 11.05 сәгатьтә Байконурдан «Союз-ФГ» ракетасы ярдәме белән «Союз МС-02» корабын җибәрү планлаштырыла. Һава корабы командиры һәм МКС-49/50 экспедициясе бортинженеры - «Роскосмо...
Рыжиков 1974 елның 19 августында Бөгелмәдә туган. 1992 елда С.Полбин исемендәге Оренбург очучылар югары хәрби авиация училищесын һәм 1996 елда Качински очучылар югары хәрби авиация училищесын тәмамлаган. Саратов өлкәсендә өйрәнү авиаполкында очучы, Тверь өлкәсе Һава армиясенең 76нчы истребитель авиаполкында өлкән очучы булып хезмәт иткән.
Кораб МКС-49/50 экспедициясе әгъзаларын Халыкара космик станциягә илтәчәк. Төп экипаж составына шулай ук Андрей Борисенко һәм Роберт Кимброу (АКШ) кергән. Экипаж станциянең эшкә сәләтлелеген, «Союз МС-03», «Прогресс МС» (Россия), Dragon (АКШ) һәм HTV-6 (Япония) кораблары белән тоташуны тәэмин итәргә тиеш булачак.
Аларга элек башланган 60 һәм яңа 6 эксперимент буенча эш башкарырга кирәк булачак.
Комментарийлар