Тарих институты вәкиле татар һәм рус ата-аналары төркемнәрен чагыштырды
ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бүлек җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова туган телләр белән бәйле вазгыять нәтиҗәсендә социаль челтәрдә оешкан төркемнәргә анализ ясады. Фото...
ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бүлек җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова туган телләр белән бәйле вазгыять нәтиҗәсендә социаль челтәрдә оешкан төркемнәргә анализ ясады.
“ВКонтакте” социаль челтәрендә “Татар ата-аналары” һәм “Рус телле ата-аналар комитеты” төркемнәрен чагыштырды.
Социология фәннәре докторы Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында “Гуманитар һәм иҗтимагый фәннәрдә конфликтларны тикшеренү” темасына халыкара ворк-шопта чыгыш ясады. “Челтәрдә тел вазгыяте буенча фикер алышулар ничек барганын белергә теләдек. 10 мең комментарийны эшкәрттек. Нинди мәкаләләр бастырганнарын карадык. Саллы эш башкарылды”, - диде социология фәннәре докторы.
Ул “Рус телле ата-аналар комитеты” төркемендә “син рус теле өчен имза куйдыңмы?”дигән хатын-кыз символы куелганын, ә татар ата-аналары төркемгә символ итеп Тукай, я Җәлилне сайлаганнарын искәртте. Татар теле укытучылары төркемендә ватык җиһазлы кабинет сурәтләнгәнен әйтте.
“Рус телле ата-аналар төркеме Татарстан милли республика түгел, башка төбәкләр кебек үк статуслы дигән фикерне алга сөргән. Хокукый белемнәре югары булуы күренә. Юристлар җәлеп иткәннәрдер дигән хис туды. Алар югары оешканлык, тәвәккәллек күрсәтә алды”, - диде ул.
Ул татар ата-аналары төркеменең күбрәк эмоцияләргә урын биргәнен әйтте. “Телсез халык юк” диделәр, хокукый аргументларны соң гына кушып җибәрделәр, шуңа бердәм сәяси көч булып чыгыш ясый алмадылар”, - диде ул. Шулай ук “алайса без дә сезнең рус телен өйрәнмибез” дигән ультиматумнар да булуын әйтте.
Ул мондый стратегиянең көчсез булуын, үз позицияләрен яклый алырлык тактика юклыгын билгеләп узды. “Татар төркемнәре югары нәтиҗәлелек күрсәтә алмады, бигрәк тә татар теле укытучылары төркеме сүлпән булды. Кызганыч, укытучылар аңлаешлы стратегия төзи, укытучыларны якларлык алдынгы лидерлар таба алмады”, - диде.

Комментарийлар