Логотип «Мәйдан» журналы

Танышу сайтларын ябарлармы?

Бүген күпләр виртуаль дөньяда таныша. Танышу сайтларының ниндиләре генә юк! Араларында гаилә корып җибәргәннәре дә шактый. Ул сайтлардан өметләрен өзеп, күңел төшенкелегенә бирелүчеләр дә юк түгел.Ә м...

Бүген күпләр виртуаль дөньяда таныша.
Танышу сайтларының ниндиләре генә юк! Араларында гаилә корып җибәргәннәре дә шактый. Ул сайтлардан өметләрен өзеп, күңел төшенкелегенә бирелүчеләр дә юк түгел.
Ә менә Дәүләт думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты башлыгы Тамара Плетнева Интернет аша танышуларга каршы чыгыш ясаган һәм аларны ябарга тәкъдим иткән.
Аның сүзләре буенча, яхшылап таныш булмаган кеше белән очрашу кызлар өчен күңелсез тәмамланырга мөмкин.
Гүзәл затларны ул бу мәсьәләгә карата сак һәм игътибарлы булырга чакырган.
Фото: pixabay
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар