Логотип «Мәйдан» журналы

Танылган журналист Алсу Хәсәнова-Булут истәлегенә “Дога” дип исемләнгән кичә оештырылачак

15 мартта Тукай клубында танылган татар журналисты Алсу Хәсәнова-Булут истәлегенә багышланган “Дога” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә кичәнең проект...

15 мартта Тукай клубында танылган татар журналисты Алсу Хәсәнова-Булут истәлегенә багышланган “Дога” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә кичәнең проект авторы Мөнирә Хәбибуллина хәбәр итте.
screenshot_2019-02-26-09-35-11-7812
“Кичәдә Алсу Хәсәнова-Булутның тормышы һәм иҗаты белән таныштырачаклар, аның фотолары күрсәтеләчәк, хикәясеннән өзек укылачак. Моннан тыш, Алсуның “Яшьлегем хисләре” дип аталган язмасын да күрсәтергә ниятлибез”, - дип сөйләде ул.

  • Әдәби кичәдә Алсу Хәсәнова исемендәге премия лауреатларына дипломнар да тапшырылачак.


Мөнирә Хәбибуллина хатирәләрен дә сөйләде. “Алсу Татарстан һәм татар дөньясы, мәдәният өчен янып яшәде. “Ватаным Татарстан” газетасында күп еллар хезмәт куйды. Ул үтә дә зыялы кеше иде. Минем исемдә ул һәрвакыт горур һәм милләтпәрвәр кеше булып калачак”, - диде ул.
Кичәне “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә Татарстан Язучылар берлеге оештыра. Артистлардан Идрис Газиев, Георгий Ибушев, Айдар Габдинов, Марат Әюпов, Мөнирә Хәбибуллина, Розалия Зәкиева һәм башкалар катнашыр дип көтелә. Чарага керү ирекле.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/25/181568/

Комментарийлар