
“Йөрәккә якын” документаль фильмы – бөтен дөнья буенча меңләгән кеше гомерен коткарып калган кеше турындагы тарих. Фильмны төшерү төркеме 20 ел элек операция кичергән кешеләрне эзләп тапкан. Акчуринның дөньяның төрле почмакларында – Россиядә, Маврикада, Перуда, Израильдә һәм АКШта гомер итүче пациентлары нинди сынаулар аша узарга туры килүе һәм операциядән соң тормышларының ничек үзгәрүе турында сөйли.
Комментарийлар