Танылган баянчы Шәфәгать Салихов вафат
Танылган баянчы Шәфәгать Салихов Казан-Чаллы юлында казага очрап, һәлак булган. Быел аңа 60 яшь тулды.Шәфәгать Салихов 27 октябрь кичке сәгать җиделәр тирәсендә Казаннан Чаллыга кайтып килгәндә Мамады...
Танылган баянчы Шәфәгать Салихов Казан-Чаллы юлында казага очрап, һәлак булган. Быел аңа 60 яшь тулды.

Шәфәгать Салихов 27 октябрь кичке сәгать җиделәр тирәсендә Казаннан Чаллыга кайтып килгәндә Мамадыш тирәсендә йөк машинасына бәрелә. Бер сәгатьтән баянчы җан бирә. Бу хакта Азатлыкка җырчы Салават Фәтхетдиновның идарәчесе Вадим Фәтхинуров хәбәр иткән. Шәфәгать Салихов Казанда "Катык" ресторанында юбилейда булган. Аннан ул Чаллыга икенче бер банкетка ашыккан булган.
Шәфәгать Салихов - танылган баянчы, җырлар авторы. Шәфәгать Салихов Салаватның беренче баянчысы иде.
https://www.azatliq.org/a/29567406.html

Комментарийлар