Логотип «Мәйдан» журналы

"Танцы" проектына сайлап алу Чаллыда да узачак

"ТНТ" телеканалы илнең иң масштаблы бию проектының бишенче сезоны башлануы турында игълан итте. Каналның сайтында кастинглар узачак шәһәрләр исемлеге басылып чыкты, алар арасында автокалабыз да бар.&n...

"ТНТ" телеканалы илнең иң масштаблы бию проектының бишенче сезоны башлануы турында игълан итте. Каналның сайтында кастинглар узачак шәһәрләр исемлеге басылып чыкты, алар арасында автокалабыз да бар.
 
Катнашучылар 16 яшьтән кече һәм 35 яшьтән өлкәнрәк булмаска тиеш, үзең белән паспорт алып килергә. Сайлап алуга килгән һәр кеше ирекле жанрда 1,5 минутлык бию белән чыгыш ясый, ә музыкасын флешкага яздырып алып килергә тиеш була. Киемдә шулай ук чикләүләр юк.
"Танцы" проектына сайлап алу Чаллыда 28 апрель көнне булачак. Уздыру урыны турында әлегә мәгълүмат юк.
Анкетаны "ТНТ" рәсми сайтының "кастинги ТНТ" бүлегендә тутырырга була.
 

Комментарийлар