Талантлы артистлар әниләре турында сөйли
Әниләр көне уңаеннан, «Шоу-шу» тапшыруы геройлары белән үз әниләре турында да сөйләшеп алдык. Халкыбызның талантлы кызларын кемнәр үстергән икән, дип яза Интертат.руГүзәл Идрисова: «Әниемнең исеме – Ә...
Әниләр көне уңаеннан, «Шоу-шу» тапшыруы геройлары белән үз әниләре турында да сөйләшеп алдык. Халкыбызның талантлы кызларын кемнәр үстергән икән, дип яза Интертат.ру
Гүзәл Идрисова: «Әниемнең исеме – Әнүзә. Киләсе елның февралендә 60 яшь тула, юбилее көтелә, Алла теләсә. Әти белән икесе Чаллы янындагы Тукай районы Иске Зирекле авылында үз йортлары белән яши. Лаеклы ялда булса да, 38 ел буе медицина өлкәсендә, төгәлрәге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы госпиталендә хезмәт куя. Эшен шулкадәр ярата ки, хезмәт хакын аз түләсәләр дә, гомере буе бер урында эшли. Ул – бик шаян күңелле, көләч йөзле кеше. Яшь чагында үзешчәннәр ансамблендә чыгыш ясап йөргән. Хәзер дә берәр мәҗлескә барса, биимичә калмый, һәрвакыт игътибар үзәгендә. Шаянлыкка, гаделлеккә, пөхтәлеккә әнидән өйрәндем. Аңа охшап кешеләр белән аралашырга яратам».
Айгөл Шәйхетдинова: «Әнием Нәзимә – лаеклы ялда. 68 яшендә. Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында әтием Әмирҗан белән икәүләшеп исән-сау гына зур өйдә яшәп яталар, Аллага шөкер. Бер дә тик тормыйлар. Җәй җитсә, бакча, өй эшләре белән мәш киләләр. Кыш көне дә үзләренә шөгыль табып кына торалар. Без гаиләдә 3 бала үстек, мин – төпчеге. Күпчелек тәрбия эше әни җилкәсенә төште. Әни усал, ләкин гадел булды. Безне дә шундый булырга өйрәтте. Без аны күз карашыннан ук аңлап, куркып тора идек. Ул эштән кайтып кергәнче, төрле эшләрдән төзелгән исемлек җиренә җиткереп эшләнелгән булырга тиеш иде. Шуңа күрә бөтен эшне белеп үстек. Хәзер нәрсәгә тотынсак та, эшли беләбез, Аллага шөкер. Тормышта беркайчан югалып калмаска, мескенләнеп йөрмәскә өйрәтте. Кешеләрнең яман сүзенә карата: «Сөйләсеннәр, балам. Димәк, син кемгәдер кирәк, сине онытмыйлар, менә берни дә сөйләмәсәләр, начар», – дип юата килде. Шуңа күрәме, тузга язмаган гайбәтләрне җиңел кабул итәм. Әнием дә, әтием дә әле тагын күп еллар безнең белән исән-сау булып яшәсеннәр иде. Алар исән чакта туган нигезгә кайтып керүе – үзе бер бәйрәм. Һәрвакыт мунча ягылган, бәлеш пешкән, Аллага шөкер. Үзең әни булгач кына әниләрне ныклап аңлый башлыйсың, өзелеп сагынасың икән ул. Әниләр бәйрәменә бүләк итеп бу көннәрдә үзен Чаллыга кунакка алып киләбез, Алла боерса. Оныклар белән көне буе мәш килеп, яраткан кызларында (бертуган апам гаиләсе белән күрше подъездда гына яши) кунак булудан да кыйммәтлерәк бүләк юк, ди үзе. Әнием исән генә була күрсен берүк!»
Замирә Рәҗәпова: «Әнием Зинфира исемле, аңа 57 яшь. Бүгенге көндә Башкортстанның Илеш районы Торачы авылында яши. 30 ел буе Мәдәният йортында мөдир булып эшләп, хәзер лаеклы ялда. Шулай да бала карашырга дип Казанга килә дә җитә. Аязны, Данилны карарга ярдәм итә, сеңлемә дә булыша. Аллаһы Тәгалә исәнлектән аермасын үзен! Әни – бик дөрес кеше, ялганны яратмый. Безне кырыс итеп тәрбияләде. Әмма шуңа да карамастан, тиз ышанучан, беркемдә дә начарлык күрми. Безне алдашмаска, эш яратырга, үз-үзеңә ышанырга өйрәтте. Бер минут тик тормый торган кеше ул. Безнең тик утырганны күрсә, «Ник тик утырасыз, йөреп булса да торыгыз!» дия иде безгә».
Гөлназ Шәрипҗанова: «Әнием – Светлана Марат кызы Сабирова. Аңа 51 яшь тула. Казанда яши. Төп эш урыны – Яңа Савин районының Балалар иҗат үзәге, өстәмә белем бирү мөгаллиме булып хезмәт куя. Моннан тыш, финанс мәсьәләләр өлкәсендә дә эшли. Йолдызнамә буенча ул – Укчы, ягъни аңа тимәсәләр, ул да беркемгә тими. Бик тыныч холыклы булса да, ут кебек ул. Тамада буларак, мине өйрәтеп бу юнәлешкә кертеп җибәрде. Бу өлкәдә яшьләргә ихтыяҗ күп булуын аңлап, тамадалык эшен ташларга булды. Яшь күренсә дә, 6 сәгать буе аяк өстендә халык күңелен күрү авыр бирелә. Шуңа күрә хәзер инвестиция программасы белән ныклап шөгыльләнә. Энем белән безгә бик яхшы тәрбия бирде. Намуслы, гадел булырга өйрәтте. Мин үзем холкым буенча бик авыр, кире кеше. Әни: «18 яшькә кадәр акча бирәм, ә аннан соң ни телисең, шуны эшлә», – диде. 18 яшь тулгач үзем акча эшли башладым, стипендия алдым, өстәмә эштә эшләдем. Бүгенге көндә әнием минем шәхес буларак формалашуыма, әни булуым белән горурлана».
Лилия Муллагалиева: «Әнием Земфира исемле, киләсе елда 70 яшь тула, Алла боерса. Тумышы белән Башкортстанның Октябрьский шәһәре Нарыш бистәсеннән. Шәһәр кызы чын татар авылына кияүгә чыга. Әти белән бик яратышып өйләнешкәннәр. Әтигә кияүгә чыкканда аягына киеп килгән шпилькалы туфлиләре бик күп еллар буе өй түбәсендә сакланды. Әни – бик уңган-булган, тырыш, әйткән сүзендә тора торган, намуслы, сабыр холыклы, чыдам, ярдәмчел кеше. Безне дә шулай тәрбияләде. Аңа бары тик уңай сыйфатлар гына хас. Авылда гомер буе эш күп булды. Ул барысына җитеште, безне дә шулай өйрәтте. Ашарга пешерергә, мөстәкыйльлеккә өйрәтте. Авылдагы йортлары иске булгач, яңаны салдык. Безнең өй авыл башында урнашкан, урыны иркен. Әни бакчада бөтен яшелчә-җимешләрне, хәтта без белмәгәннәрен дә утырта. Теплицалары да бар. Җыйган уңышлары белән безне сыйлый. Җир эшен бик теләп эшли. Әни бик яратып тәбикмәк (безнең якта шулай диләр) пешерә. Үзе генә белә торган рецепты бар. Майлы табага кабарган камыр салып, уртасын тишеп, бик тәмле итеп көлчә пешерә иде. Ул балачакның татлы ризыгы булып күңелдә калган. Хәзер әни аны сирәк пешерә, кызган ризыкны ашамаска тырышабыз. Әткәй дә бик уңган кеше. Икесенә дә озын гомерләр телим. Иңне иңгә куеп тигезлектә, озын-озак еллар буе безгә терәк булып, сау-сәламәт булып яшәргә язсын!»
Чәчкә: «Әнием – Алия Язкәр кызы Габделхакова, аңа 51 яшь. Түбән Кама шәһәрендә яши. Белеме буенча татар теле укытучысы, тәрбияче. Бүгенге көндә мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнә, җырлар, шигырьләр иҗат итә. Минем репертуардагы «Ай-хай-хай», «Изге теләк» җырларының авторы. Әнием – бик тырыш кеше, кулы белмәгән, эшләп карамаган эше юктыр, мөгаен. Кечкенәдән безне сеңлем Алинә белән чиста-пөхтә булырга, ашарга әзерләргә, тегәргә, бәйләргә, олыларны хөрмәт итәргә, укуга омтылырга һәм башка бик матур сыйфатларга өйрәтте. Холкы буенча бик ачык күңелле, сабыр, үз дигәненә ирешергә яратучан, без үскәндә бик таләпчән булды. Сеңлем белән ачуланышсак, беребезне дә якламый, икебезгә дә «эләгә» иде. «Сез ике бертуган, талашмагыз», – дия иде. Безгә яхшы тәрбия биргәне өчен әниемә зур рәхмәт! Әле дә берәр хәл булса, әнигә шалтыратып киңәш сорыйбыз, аннан башка тормыш бармый. Бүгенге көндә ике оныгына дәү әни дә әле ул! Аларны тәрбияләргә дә булыша. Әниемә сәламәтлек, алдагы тормышында әти белән тигез тормыш телим. Бәйрәм белән котлыйм!»

Комментарийлар