Логотип «Мәйдан» журналы

Таяну ноктасы...

«Минем тормышымда кризис – килештереп, кризис диик әле – моннан 3-4 еллар чамасы элек башланды.

Көтмәгәндә эштә җитәкчебез алышынып куйды. Яңа җитәкченең башбаштаклыкларына байтак түзгәннән соң, китәргә карар кылдым. Эш тә табармын, бөтенесе җайланыр кебек иде, тик пенсия яшенә җитеп килгәндә юк икән бит ул эш дигәнең! Кыскасы, көтмәгәндә җәмгыятькә кирәксез кешегә әйләндем дә куйдым мин. Мәшгульлек үзәгенә теркәлеп кайттым. Һәм алар эш тәкъдим иткәнне көтеп, көннәр буе өйдә утыра башладым. Кайчакта икешәр көн урамга чыкмыйм. Һәм иң кызыгы, чыкмаган саен чыгасы да килми. Аның әле шунысы да кыен – бу яшьтә балаларга да бик кирәгең калмый икән бит ул. Кыз зур, малай зур. Мине оныклы итәргә ашыкмыйлар, икесе дә иркенләп үз дөньяларында яшиләр. Кызыксынып, сораулар бирә башласаң, кул гына селтиләр:«Әй, әни, бәйләнмә әле, – янәсе, – сиңа нәрсәгә инде ул!» Эшсезлек-канәгатьсезлек күңелне шулкадәр биләп алды ки – хәтта гомер иткән иремнән дә гаеп таптым: авылдан килгәндә, күрше хатынын утыртып алып килгән икән бит ул! Ирем бу хакта сүз арасында, аны-моны уйламыйча гына әйтеп куйган иде юкса, мин шуны гына көтеп торган кебек чиргә сабыштым. Ирем төрлечә аңлатып та, юатып та карый: «Мин бит син дип кенә яшим!» – ди. Аңа ышанмаска нигезем юк икәнне дә үзем дә беләм (26 ел гомер иткән кешем бит!) әмма күңел барыбер үрсәләнә... Бик авыр булды һәм хәйран озакка сузылды минем бу халәт. Аллага шөкер – терелдем. Терелү тарихы да гаҗәп кызык булды. Үземә урын таба алмый йөдәгән көннәрдә, күңелдә йөргән шигырь юлларына көй язып карадым мин. Чып-чын көй туды бит! Яшь чакта ноталар өйрәнеп йөргән идем – белгән эшнең барыбер бер кирәге чыга икән. Таныш-белешләр аша үзешчән җырчы да таптым. Аның белән бергә аранжировка ясаучы янына киттек. Кыскасы, тырыша торгач, бер дигән җыр яздыртып, радиога илтеп бирдек. Җырымны беренче тапкыр радиодан тапшырганда, ниләр кичергәнемне белсәгез икән сез! Миңа эш җитмәгән булган икән бит, җәмәгать! Эш кенә дә түгел, менә шушындый – кызыклы эш җитмәгән икән!

Яшьрәк чакта хатын-кызның бөтен дөньясын ир, балалар һәм хөкүмәт эше тутыра да бетерә торгандыр инде ул. Әмма шул чагында да без гаиләгә, хәтта эшкә дә бәйле булмаган ниндидер бер үзенчәлегебезне, безнең генә кулдан килә торган кызыклы бер юнәлешне саклап калырга тиеш булабыздыр. Авыр чакта таяну ноктабыз булсын өчен кирәк ул...

Рәзинә, Чаллы шәһәре.

Комментарийлар