![Кош теле](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/07/Кош-теле.jpg)
Узган елгы Казанда узган Гастрономия фестивалендә 24 килограмм авырлыгындагы иң зур өчпочмак пешергәннәр иде.
Бу юлы инде - 500 метрга сузылган кош теле. Аны иҗат итүчеләр - “Туган авылым” ресторанында эшләүче дүрт кулинар. Татар халкының традицион милли ризыгын әзерләү өчен йөзгә якын йомырка һәм берничә килограмм он кирәк булган. Әлеге кош теленең камыр җәймәсе озынлыгы – 500 метр, киңлеге 20 сантиметр булган. Ризыкны әзерләү өчен дүрт сәгатькә якын вакыт киткән. Шулай ук туристлар һәм фестивальгә килгән казанлылар да рекорд куйган: кош телен 5 минут эчендә ашап бетергән.
Комментарийлар