Логотип «Мәйдан» журналы

Тагын бер тел юкка чыкты - Россиядә алеут телендә сөйләшүче соңгы кеше вафат

Россиядә Беринг утравында яшәүче 93 яшьлек Вера Тимошенко вафат булган. Ул — алеут теленең беринг диалектында сөйләшүче соңгы кеше булган. Бу турыда Төньякта яшәүче аз санлы халыклар берлегенә сылтама...

Россиядә Беринг утравында яшәүче 93 яшьлек Вера Тимошенко вафат булган. Ул — алеут теленең беринг диалектында сөйләшүче соңгы кеше булган. Бу турыда Төньякта яшәүче аз санлы халыклар берлегенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.tel-yukka-chykty
«Россиядә бер тел кимеде. Беринг утравындагы Никольское авылында алеут теленең беринг диалектында сөйләшүче соңгы кеше — Вера Терентьевна Тимошенко 93 яшендә вафат», — дигән «Телләр иле» проектының җитәкчесе Василий Харитонов.
Эксперт Евгений Головко раслаганча, ил территориясендә бу телдә сөйләшүче бер кеше дә калмаган.
Телне үзлегеннән өйрәнүче кешеләр бар, алар бу телне Берингта (Камчатка өлкәсе) яшәүчеләргә укытырга җыена, диелә бу хәбәрдә.
Интернеттагы белешмә буенча, лингвист-галимнәр илдә 150 чамасы тел бар дип исәпли. Соңгы 150 елда унбишләп тел бөтенләй юкка чыккан.
 

Фото: https://pixabay.com 


https://intertat.tatar/news/kadak/11-03-2021/tagyn-ber-tel-yukka-chykty-rossiyad-aleut-telend-s-yl-sh-che-so-gy-keshe-vafat-5812054

Комментарийлар