Тәгъзимә Мөхәммәтдинованың тууына 100 ел уңаеннан Туган авылы Теләкәйдә искә алып хөрмәтләделәр
28 май көнне, Актаныш районы Теләкәй авылы мәдәният йортында «Кеше китә - җыры кала...» исеме астында шагыйрә Тәгъзимә Мөхәммәтдинованың тууына 100 ел уңаеннан искә алу кичәсе үтте.
Шагыйрәне искә алу кичәсе туган авылы Теләкәйдә үтте. Без дә, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары, әлеге кичәгә чакырулы идек. Мәдәният учагында махсус күргәзмә эшли иде, биредә чыгышы белән бу авылдан булган күренекле кешеләр фотосурәтләре, төрледән-төрле кул эшләре һәм шагыйрә Тәгъзимә Мөхәммәтдинованың иҗаты кергән китаплар, җыентыклар күргәзмәсе белән танышып була иде.
Әйтергә кирәк, охшаш чара агымдагы елда Иске Кормаш авылы мәктәбендә китапханәче Гөлсәрия Нәгыймова оештыруында да үткән иде. Һәм бер дә арттырып әйтүем түгел, елга берничә тапкыр үткәрелеп торса да, халык шулай бердәм җыелып, бик теләп катнашыр иде.
Әлеге чара мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Теләкәй авыл халкы һәм Иске Кормаш мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләгән чыгышлары белән үрелеп барды. Шулай итеп, иң элек, Тәгъзимә апа рухына дога кылып башланган искә алу кичәсе җырлы-биюле, шагыйрәнең иҗат өлгеләре белән сәхнә тотып, алкышларга күмелгән олы бер бәйрәмгә әверелде. Чакырулы кунаклар булып, әлбәттә инде, Тәгъзимә Мөхәммәтдинованың иң якын туганнары, шулай ук, танылган композиторыбыз Инсаф Хабибуллин, язучы Әмирҗан Моталлапов, "Агыйдел дулкыннары" берләшмәсенең актив иҗатчылары Лилия Шәйгарданова, Алсу Галеева, Әлфисә Гыймазова, Фәһия Фәхриева да катнашып, үз чыгышлары, җылы истәлекләре белән бүлештеләр. Теләкәй авыл җирлеге җитәкчесе Гайнетдинов Илүс Талип улы тарафыннан да бик җылы, күңелгә ятышлы сүзләр яңгырады. Ахырдан, искә алу кичәсен оештырган Теләкәй мәдәният йорты җитәкчесе Дифинә Салахова да килгән кунакларга карата изге теләкләрен җиткереп чәй табынына дәште.
Тәгъзимә апаның бакыйлыкка күчкәненә 12 ел булуга карамастан, шушы орчык кадәрле кешедән чыккан энергия, яшәешкә карата мәхәббәте, әле дә булса аны белгән кешеләргә дәрт өсти, безне бәхетле булырга өнди! Иҗат җимешләреңне телгә алуыбыз да догалар булып ирешсен иде Тәгъзимә апа, караңгы гүрләрең якты, рухың шат булсын, әәмииин.
Алсу ГАЛЕЕВА,
Суфиян Поварисов ис. "Агыйдел дулкыннары" берләшмә әгъзасы, сәркатибе,
Актаныш авылы
Комментарийлар