Логотип «Мәйдан» журналы

Табиблар салкында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә

Табиблар салкында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә.  Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.  Салкында шарфка уралмаска кирәк, чөнки анда сулап чыгарылган һава сеңә. Металл бизәнү әйберләр...

Табиблар салкында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә.  Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.


 
 


Салкында шарфка уралмаска кирәк, чөнки анда сулап чыгарылган һава сеңә. Металл бизәнү әйберләре һәм металл рамкалы күзлекләр кулланмаска, шулай ук юеш чәч белән урамга чыкмаска киңәш ителә.
Салкында авыз белән түгел, борын белән суларга кирәк. Шул вакытта һава үпкәгә җылынып барып җитә.
Урамга чыгар алдыннан эчкән кайнар чәй һәм каһвә кан әйләнешен тизләтә һәм тамырларны киңәйтә, ә бу организмда җылылык югалуга китерә. Шуңа күрә чәйне урамга чыгар алдыннан ярты сәгать алдан эчәргә кирәк. Салкында тәмәке тарту кан циркуляциясен начарлата. Алкоголь кулланганда кеше җылысын югалтуын тоймый, дип белдерә табиб.
Салкыннарда, организмга энергия җитсен өчен, үз рационыңда аксым һәм майлар өлешен арттыру зарур.

 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/19/177351/

Комментарийлар