“Күптән түгел, фәнни публикация вакытында, атеросклероз белән Альцгеймер авыруының бәйләнештә булуы ачыкланды. Әгәр дә кеше Альцгеймер авыруы белән чирләргә теләми икән, аңа канындагы холестерин күләмен тикшереп торырга кирәк”, - диде Альберт Галявич.
- Атеросклероз – кан тамырлары авыруы. Бу авыру вакытында кан тамырларына холестерин җыела һәм, тамырларда төерләр барлыкка килеп, алар кан агышын тоткарлый. Әлеге авыру нәтиҗәсендә инфаркт һәм инсульт барлыкка килергә мөмкин.
- Альцгеймер авыруы (альцгеймер төрендәге сениль деменция) – деменциянең иң еш очрый торган төре, нейродегенератив авыру. Бу авырудан кешенең хәтере саега, интеллекты кими, ахыр чиктә ул шәхес булудан туктый.
Комментарийлар