Логотип «Мәйдан» журналы

Суыкта эшләргә ярамый торган, катгый тыелган биш әйбер

Көндәлек тормышта гадәти булган кайбер нәрсәләрне эшләп, үзебез дә аңламыйча ялгышабыз. Шулай итеп, организмыбызга зыян китерәбез. Бу бигрәк тә суык көннәргә кагыла.Нык суык көнне нишләргә ярамый соң?...

Көндәлек тормышта гадәти булган кайбер нәрсәләрне эшләп, үзебез дә аңламыйча ялгышабыз. Шулай итеп, организмыбызга зыян китерәбез. Бу бигрәк тә суык көннәргә кагыла.
Нык суык көнне нишләргә ярамый соң?
 
1. Шарф белән төренергә
Күпләр салкыннан саклану өчен, борын һәм авызларны шарф белән каплый. Бу хатаны әниләр дә ясый, алар балаларының ярты битен төреп куя. Болай итү катгый тыела. Чөнки авыздан чыккан кайнар парны шарф үзенә сеңдерә һәм ул шунда бозга әйләнә. Бу исә кеше сулаган һаваның шул боз аша узуына һәм кергән һаваның тагын суына төшүенә китерә. Шулай итеп, ангина белән яисә салкын тиеп чирләргә мөмкин. Әгәр дә битнең аскы өлешен шарф белән капларга туры килсә, борынны ачык калдырып, борын аша гына суларга тырышырга кирәк.
2. Тәмәке тарту
Суыкта тәмәке тарту кан йөрешен акрынайта, ә бу үз чиратында кул-аякларның өшүенә китерә.
3. Урамга чыгар алдыннан кайнар эчемлекләр эчү
Әлбәттә, кайнар эчемлекләр суык көннәрне бик файдалы, чөнки алар кан әйләнешен яхшырта һәм организмның саклану ресурсларын активлаштыра. Әмма шул ук вакытта алар кан тамырларын киңәйтә һәм шуның аркасында суыкта тәндәге җылы организмнан күпләп чыга. Шуңа күрә кайнар чәй яки каһвәне урамга чыгарга 30 минут кала эчәргә ярый.
4. Кысан аяк киеме кию
Кышкы аяк киеме җылы һәм иркен булырга тиеш. Эчтән калын оекбаш та киярлек булсын. Кысан аяк киемнәре еш кына өшүгә китерә. Йон оекбашлар кию кулайрак, чөнки алар дымны яхшырак сеңдерә.
5. Металл бизәнү әйберләре
Табиблар бик нык суык көннәрне металл аксессуарлар, йөзек, алка, кулоннар тагып йөрүдән баш тартырга куша. Чөнки алар бик тиз суына.
 
 

Комментарийлар