«Super Tatar» төркеме кичәсе ник татарча башланмый?
“Смена” заманча мәдәният үзәгендә «Super Tatar» төркеменең тәүге альбомын тәкъдим итү кичәсе булды. Исеменнән үк күренгәнчә, татар җырларын алга сөргән һәм башкарган төркемнең концерты, ни сәбәпледер...
«Super Tatar» төркеме өч илдә — Россиядә, Германиядә, Финляндиядә яшәүче артистларны берләштерә. Аның составында кечкенәдән үк татар тамашачысына таныш булган Муса Маликов (хәзер ул Германиядә яши), Финляндиядә 40 елдан артык гомер кичерүче Дәниз Бәдретдин, Татарстаннан скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, бас-гитарачы Илнар Фатыйхов, барабанчы Тимур Сапаров уйный. Төркем үзе Муса Маликов теләге белән Дәниз Бәдретдин тарафыннан оештырылган.
Казанга кадәр, альбомны Хельсинки каласында яшәүче милләттәшләребезгә тәкъдим иттеләр. Муса Маликов сүзләренчә, альбом Финляндиядә яшәүчеләр арасында зур резонанс тудырган. Концертка татарлар гына түгел, финнар, немецлар да килгән.
Казандагы концертка килгәндә, тамашада 2-3 яшьлек балалардан алып, олы яшьтәге апаларга кадәр күрергә мөмкин булды. Танылган җырчылар Зәйнәп Фәтхетдинова, Артур-Марат дуэтыннан Артур Минхаҗев, Алия Исрафилова, Рөстәм һәм Гүзәл Маликовлар, аларның уллары Гайсә «Super Tatar» чыгышларын бик кызыксынып тыңлады, кайбер җырларга кушылып җырлады.+
Концертка килүчеләр 40, 50, 60 нчы елларда язылып, төрле стильдә һәм жанрда иҗат ителгән җырлар тыңлый алды. “Ак каен”, “Умырзая”, “Сара”, “Көтәрсеңме мине?”, “Еракта идек без” кебек җырлар заманча, яңача аранжировкада яңгыраш тапты. Муса Маликов исә Зилә Сөнгатуллинага багышлап язган “Китмә әле” җырын бүләк итте.
14 майда «Super Tatar» Мәскәү тамашачысын яулаячак.
Комментарийлар