Логотип «Мәйдан» журналы

Суд карары буенча Чаллыда "Мастеровые" театрын ябалар

"Мастеровые" рус драма театры үзенең эшчәнлеген янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен туктатып торырга тиеш була. Яр Чаллы шәһәр суды шундый карар чыгарды.Апрель аенда булган тикшерүләр нәтиҗәс...



"Мастеровые" рус драма театры үзенең эшчәнлеген янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен туктатып торырга тиеш була. Яр Чаллы шәһәр суды шундый карар чыгарды.


21019789
Апрель аенда булган тикшерүләр нәтиҗәсендә, әлеге театрда 18 пункт буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлми һәм шул сәбәпле бу бина кешеләр өчен куркыныч тудыра дип табылды.
 

Бу фактларны тикшергәннән соң, суд театрны вакытлыча ябарга дигән карар чыгарды. Кимчелекләрне бетерү 3 айдан бер елга хәтле сузылырга мөмкин, шулай итеп театр киләсе иҗади сезон башланганчы ачылмаска мөмкин.
 
 
Чыганак: http://shahrichalli.ru/tt

 

Комментарийлар